Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Юрист дачада тыелган пестицидлар кулланган өчен штраф янау турында кисәтте

Тыелган матдәләр куллану җитди куркыныч тудыра.

Дача участогын эшкәрткәндә тыелган яисә тикшерелмәгән пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланган өчен дача хуҗаларыннан штраф түләтергә мөмкиннәр. Бу хакта юрист Тимур Харди хәбәр итте. Аның сүзләрен «Прайм» агентлыгы китерә.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында кулланырга рөхсәт ителгән химикатларның рәсми исемлеге урнаштырылган — алар барысы да дәүләт теркәве узган. Әмма бакчачылар еш кына әлеге реестрга кертелмәгән препаратларны куллана.

Тыелган матдәләр куллану җитди куркыныч тудыра: участокны дөрес эшкәртмәгән очракта йорт хайваннары, кошлар һәм хәтта кешеләр зыян күрергә мөмкин. Химик кушылмалар организмда еллар буе җыелып бара, онкология һәм башка авырулар китереп чыгара ала. Моннан тыш, алар туфракны һәм грунт суларын дистәләгән елга пычрата.

Харди аңлатканча, препаратны кулланыр алдыннан аның инструкциясе белән танышырга кирәк. Аның шәхси ярдәмче хуҗалыкта куллану өчен туры килү-килмәвен һәм терлекләргә зыян китерү-китермәвен ачыклау аеруча мөһим.

Аның сүзләренчә, бакчачыларга агросәнәгать секторында гына яки профессионалларга гына кулланырга яраган пестицидларны куллану тыела. Әлеге таләпләрне бозган өчен 1 мең сумнан 2 мең сумга кадәр штраф яный.

Химикатлар куллану нәтиҗәсендә җиргә зыян килгән очракта санкция суммасы 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр арта. Участок эчә торган су чыганагы янында урнашкан очракта аеруча җитди нәтиҗәләр булырга мөмкин: мондый очракта штраф 3 мең сумнан 20 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Юрист шулай ук участок хуҗасына зыян китергән өчен җавап бирергә туры киләчәген искәртте. Мәсәлән, бакчачы бал бирүче үсемлекләр чәчәк аткан вакытта участогын эшкәрткән һәм башка умартачыларны кисәтмәгән очракта, аның гаебе белән күршенең бал кортлары үләргә мөмкин. Мондый очракта бакчачы күршесенә китергән зыянны компенсацияләргә мәҗбүр булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев