Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Юка зәңгәр боз өслегендә «кара фаҗига» күренер

Республикада ел башыннан 75 кеше суга батып үлде.

Татарстанда көзен боз каткан һәм язын җебегән чорларда ел саен 11-12 кеше сулыкларга батып үлә.

Ел башыннан республикадагы сулыкларда 85 фаҗигале очрак теркәлгән, кызганыч, 75 кеше су төбенә китеп, корбан булган. 29 кешенең гомере рөхсәтсез урыннарда су коенганда өзелгән. 14 кеше кече күләмле көймәләрдән егылып төшеп, суга батып үлгән.

— Җәй көне су җылы вакытта ярга йөзеп чыгарга мөмкин әле. Хәзер сулыкларда су температурасы 6 градусны гына тәшкил итә. Су коену хәвефле. Елгаларда яки күлләрдә кеше көймәдән егылып төшкән очракта, ул салкын суда яр буена кадәр йөзеп чыга алмаячак, — дип кисәтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең сулыкларда кешеләрнең иминлеге бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Көзге якта кече күләмле көймәләргә бәйле һәлакәтләр саны арта. Көймәдәге кешеләрнең һәммәсендә дә үз үлчәмнәрендәге коткару жилетлары булырга һәм алар яхшылап каптырылырга тиеш. Көймәдән егылып төшеп, батып үлүләрнең 8 очрагында кешеләрдә коткару жилетлары булмаган.

Татарстанда 1 ноябрьдә кече күләмле көймәләрдә йөрү (навигация) тәмамлана.

— Боз ката башлаган, шулай ук җебергә керешкән көннәрдә боз өслеге аеруча хәвефле. Язгы якта боз катламы ныклыгын югалта. Көзге юка боз да чыдамлы түгел әле. Калынлыгы 7 сантиметрдан артып киткәч кенә сулыклар өслегенә керергә була. Бу вакытта да боз аша камышлар күренеп торган, су өскә чыккан урыннарда йөрергә ярамый. Казан эчендәге, шулай ук авыллардагы күлләр һәм елгалар өслегендә йөрмәскә кирәк. Таләпләрне үтәмәүчеләргә 1,5 мең сумнан 2 мең сумга кадәр штраф салына. Ата-аналар кечкенә балаларын ялгызларын гына сулыкларга җибәрмәсен иде, — диде Регина Гаязова.

МЧС балалар арасында «Сулыкларда иминлек» темасына видеороликларга конкурс үткәрә. Эшләрне 30 октябрьгә кадәр тапшыру зарур.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев