Иҗтимагый палатада мәктәпләрдә уку вакытын кыскартырга тәкъдим иттеләр
Мондый чаралар беренче бала табуның уртача яшен киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный Иҗтимагый палатаның демография, гаилә, балалар һәм традицион кыйммәтләрне яклау комиссиясе рәисе.
Россиядә мәктәптә 8 яки 10 ел уку системасына кайтырга, шулай ук институтта уку срогын кыскартырга тәкъдим иттеләр. Мондый чаралар беренче бала табуның уртача яшен киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный Иҗтимагый палатаның демография, гаилә, балалар һәм традицион кыйммәтләрне яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
Моңа кадәр соңгы биш елда Россиядә кәләш һәм кияүләрнең уртача яше 30,7 яшьтән 33,2 яшькә арткан дип хәбәр иткәннәр иде.
Рыбальченко фикеренчә, гаилә кору һәм бала табу яше арту социаль җитлегү чорының артуына бәйле. Бүген кешеләр 11 ел мәктәптә, дүрт ел «бакалавр» квалификациясенә, ике ел «магистрга» укый һәм яшь белгеч тагын өч елын адаптациягә сарыф итә, дигән ул.
«Ахыр чиктә, яшь белгеч нибары 27 яшьләрдә генә балалар турында уйлана башлый», — дигән Рыбальченко.
Ул уку процессын 15 елга кадәр кыскартырга тәкъдим итте: 10 ел мәктәп һәм 5 ел специалитет — болай иткәндә кеше зур тормышка иртәрәк керергә мөмкин, дип саный ул.
Шулай ук Рыбальченко яшь әти-әни булган студентларга читтән торып уку бүлегенә яки кичке бүлеккә бушлай күчү мөмкинлеге бирергә тәкъдим итте.
«Студент вакытта бала тапкан кешеләргә магистратурага бушлай керү мөмкинлеге бирергә була», — дип өстәгән ул.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев