Иске автомобильләрне яңаларына алмаштыру программасын эшләтеп җибәрергә тәкъдим иттеләр
Мондый инициативаның максаты — гражданнарга автопаркны яңартуда ярдәм итү һәм Россия автоҗитештерүчесен стимуллаштыру.
Сергей Миронов җитәкчелегендәге депутатлар төркеме Дәүләт Думасына 15 елдан артык элек чыгарылган транспорт чараларын яңа автомобильләргә алмаштыру турындагы закон проектын кертте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Анда автомобиль хуҗасы үз автомобилен утильләштерүгә тапшырырга, ә аннары Хөкүмәт тарафыннан расланган җитештерүчеләр исемлегеннән яңа машина сатып алуга кертем өлеше белән сертификат алырга тиеш, диелгән. Мисал өчен, ВАЗ һәм ГАЗ маркалары. Сумманың калган өлеше, депутатлар уйлавынча, кеше үзе түли.
Шулай ук закон проекты кысаларында аерым категория гражданнар өчен ташламалы шартлар карала, аерым алганда, алар — Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләр, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы, шулай ук күп балалы гаиләләр.
Мондый инициативаның максаты — гражданнарга автопаркны яңартуда ярдәм итү һәм Россия автоҗитештерүчесен стимуллаштыру.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев