Исән калу беләзекләре ясыйлар
Түбәнкамалылар махсус хәбри операция зонасында илебез тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребезгә булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша.
Даими рәвештә шәһәр һәм районнан гуманитар йөк җибәрелеп тора. Ярдәмнең кечкенәсе булмый, диләр. Шушы көннәрдә 22 нче гимназия укучылары хәрбиләребезгә исән калу беләзекләре әзерләде.
Әлеге беләзекләрне үрү серләренә егет һәм кызларны «Изге йөрәкләр» төркеме волонтерлары өйрәтте. Осталык дәресе шәһәрнең 8 нче һәм 11 нче микрорайоннары территориаль иҗтимагый үзидарә советы хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган иде.
Исән калу беләзекләре паракорд дигән бик ныклы һәм чыдам шнурдан әзерләнә. Бу беләзекне сугышчы егетләребез кулга тагып йөртә. Тартып җибәрсәң, берничә секунд эчендә исән калу беләзегеннән 5 метр озынлыгындагы чыдам бау килеп чыга. Аны исә солдатлар төрлечә куллана.
Исән калу беләзеге юкка гына шулай дип йөртелми, ул, чыннан да, сугышчыларыбызның гомерен саклап калырга сәләтле. «Мондый браслет хәрби көнкүрештә дә, яу кырында да бик кирәкле әйбер. Егетләребез бауны тарттырып, кием элә алалар, палаткаларны бәйләп куялар. Яраланган очракта, аны жгут урынына кулланалар. Кайчак ул яралыны тартып чыгарыр өчен дә кирәк була. Дошманның кулын бәйләп куярга да ярый ул бау. Сугышчылар андый беләзекләрне даими рәвештә сорап тора», — ди территориаль үзидарә рәисе Наталья Суворова.
Бер исән калу беләзеген ясау өчен волонтерлар якынча 20 минут вакыт сарыф итә. Укучылар, әлбәттә, андый ук тизлек белән эшли алмый, әле өйрәнә генә. Ләкин яңа һөнәр үзләрштерүләренә, бигрәк тә сугышчыларыбызга ярдәм итә алуларына алар шат. «Минемчә, бу беләзекләрне ясап, без хәрбиләргә аз гына булса да файда китерә алабыз. Шәхсән үзем ясаган беләзек безнең егетләр кулына эләксә, аларга ярдәм итсә, мин бик шат булачакмын», — дигән фикере белән уртаклашты гимназиянең 8 нче сыйныф укучысы Сәмир Әмирханов.
Гомумән алганда да, 22 нче гимназиядә даими рәвештә патриотик чаралар уздырылып килә. Осталык дәресе узган көнне укучылар шулай ук махсус хәрби операция зонасында хуҗасыз калган хайваннарга азык җыю акциясендә дә катнаштылар. Фронт сызыгында калган эт, песиләр тук булырга тиеш. Моны укучылар яхшы аңлый. Мондый акция гимназиядә аена берике тапкыр оештырыла.
Гөлназ Җаббарова
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев