Йөрәктә батырлык – күңелдә музыка: Түбән Камада махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды
Кичә барышында 10 тартма тәм-томнар җыелды.
С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятендә «Йөрәктә батырлык – күңелдә музыка!» хәйрия кичәсе узды. Аның кысаларында «Игелекле кәрзин» акциясе үткәрелде. Концертка килгән һәркем ил сакчылары өчен күчтәнәчләр алып килде. Барысы да – чын күңелдән.
Бер сәхнәдә төрле буын һәм иҗат вәкилләре берләште: 1нче балалар музыка мәктәбе укучылары һәм педагоглары, көллият студентлары, Концерт-иҗат үзәгенең профессиональ артистлары тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән сөендерде. Һәр номер тирән хис-тойгыларга һәм үзенчәлекле мәгънәгә ия иде.
Түбәнкамалылар ярдәме белән 10 тартма тәм-томнар җыелды. Концерт Россия халыкларының бердәмлеге һәм Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев