Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Йөрәкләргә шифа өләшә

Түбән Камада исеме хөрмәт белән телгә алынган табибәләрнең берсе – Раиса Федоровна Мерясева. Аның һөнәри юлы – фидакарь хезмәт, өзлексез камилләшү һәм меңләгән пациент язмышына кагыла торган изге эшләр үрнәге.

Фотода: Раиса Мерясева / Фото шәхси архивтан

Танылу кайчан башлана?

Раиса Федоровна хезмәт юлын 1976 елда, Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң, Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә интерн булып башлый. Ул чакта яшь белгеч шәһәрнең баш терапевты В.Н. Грачев җитәкчелегендә эшли. 25 яшендә үк ике кызыл дипломга (медицина училищесы һәм институт), ике еллык шәфкать туташы стажына ия булган тырыш, максатчан табибә коллективта тиз арада абруй казана. Бер ярым елдан соң аны яңа ачылган терапия бүлеге мөдире итеп билгелиләр.

Ләкин аның һөнәри өлкәдә чын мәгънәсендә танылуы 1984 елда, хастаханәдә кардиология бүлеге ачылгач башлана. Раиса Федоровна анда бердәнбер ординатор була, ә бер елдан соң инде шактый тәҗрибә туплап өлгергән табибәне бүлек мөдире итеп куялар. Аның җитәкчелегендә фикердәш табиблар, урта һәм кече медицина хезмәткәрләреннән торган көчле коллектив туплана. Аларның төп максаты – нефть химиясе шәһәрендә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем-китемне киметү, медицина өлкәсендәге фәнни яңалыкларны гамәлгә кертү була.

Заманча ысуллар кулланып

Түбән Камада кардиореанимация республикада беренчеләрдән булып оеша. Бүлек коллективы тромболизис, антикоагулянт һәм антиагрегант терапиясе, күп көнлек нитрат инфузиясе, дефибрилляция һәм планлы кардиоверсия кебек заманча ысулларны куллануда пионер була. Бу зур хезмәт нәтиҗәсендә Түбән Кама районы үзәк хастаханәдә үлем-китем күрсәткече Татарстанда һәм Россиядә иң түбәннәрнең берсенә әверелә. Раиса Федоровнага башта беренче, аннары югары квалификация категориясе бирелә. Ул «Татарстан Республикасының атказанган табибы», соңрак «Россиянең атказанган табибы» исемнәренә лаек була.

Раиса Федоровна кардиологиядә функциональ диагностика ысулларын – ЭКГ, ЭХОКГ, Холтер буенча тәүлеклек мониторинг, йөкләнеш сынауларын тулысынча үзләштерә. 15 ел дәвамында функциональ диагностика буенча югары категориягә ия булып, ординаторларыннан да шуны ук таләп итә.

Кардиология бүлегендә ревматология авырулары да дәвалану сәбәпле, Раиса Федоровна тора-бара ревматолог белгечлеген дә үзләштерә, әлеге өлкәдә беренче категорияне ала. Республикада беренчеләрдән булып буын эченә дарулар кертү, цитостатик һәм генетик нигездәге биологик препаратлар куллануны башлап җибәрә. Аның ач торып дәвалану (голодание) һәм гирудотерапия буенча да сертификатлары бар.

2012 елдан Р.Мерясева стационарның яңа дәвалау-диагностика бүлеген җитәкли. 2014 елның гыйнварыннан, Татарстанда беренче булып, гипертония белән авыручы пациентларда үзәк аорталь систолик басымны үлчәү методикасын гамәлгә кертә. Дәвалау нәкъ менә шул күрсәткеч контролендә сайлап алына.

Р. Мерясевага бирелгән хөкүмәт бүләкләре / Фото шәхси архивтан
Р. Мерясевага бирелгән хөкүмәт бүләкләре / Фото шәхси архивтан

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын тулысынча дәвалап бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә Раиса Федоровна күп пациентлар өчен чын мәгънәсендә гаилә табибына әверелә. Ул аңлаешлы итеп киңәш бирә, сәламәт яшәү рәвешенә өнди, кешеләрдә өмет һәм ышаныч уята. Аның методикасы буенча күпләр артык авырлыктан котыла: һәр артык килограмм артериаль басымны 2 мм терекөмеш баганасына күтәрүен ул һәркемнең исендә калдырырлык итеп аңлата.

Табиб тәмәке тартучылар белән эшләүдә дә үзенчәлекле алым куллана: ЭХОКГ тикшерүләре вакытында атеросклероз аркасында калынайган аорта сурәтен күрсәтеп, тәмәкене ташламаган очракта, инфаркт яки инсульт куркынычы янавын дәлилли. Мондый сөйләшүләрдән соң пациентларның якынча 30 проценты тәмәке белән хушлаша.

Йөзләрчә кешенең гомерен саклап калган

Ул һәрчак «табиб сүз белән дә дәвалый белергә тиеш» дигән кагыйдәгә тугры кала. Матбугатта, телевидениедә чыгыш ясап, күкрәктә көчле авырту булганда кичекмәстән нитроглицерин кабул итү һәм ашыгыч ярдәм чакыру кирәклеген аңлата. Кан басымын дөрес үлчәү, гипертоник кризис вакытында югалып калмау кебек мәсьәләләрне дә гади тел белән җиткерә. Нәтиҗәсе дә күзгә күренә: гипертония белән авыручылар табибларга ешрак мөрәҗәгать итә башлый, тонометрлар алу арта, инсульт очраклары кими төшә. «Сез янәшә икән, димәк, барысы да яхшы булачак!» – диләр пациентлар Раиса Федоровнаны күргәч. Гаҗәп түгел, үзенең эшләү дәверендә ул йөзләрчә кешене тормышка кайтарган бит!

25 ел дәвамында Р.Ф. Мерясева шәһәр һәм районның баш штаттан тыш кардиологы һәм ревматологы булып тора. Түбән Камада үзенең кардиология мәктәбен булдыра, күп кенә югары категорияле белгечләр тәрбияли. Өлкән улы Сергей Николаевич – аның өчен аеруча зур горурлык. Ул да югары категорияле кардиолог булып җитешә, миокард инфаркты кичергән пациентларда натрийуретик пептид буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Әнисе әлеге фәнни хезмәтнең автордашларының берсе була.

Раиса Федоровна җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша: 10 ел шәһәр советы депутаты булып, экология, сәламәтлек саклау, физкультура һәм спорт комиссиясен җитәкли. Ике чакырылыш дәвамында Түбән Кама муниципаль районының Иҗтимагый советы әгъзасы булып эшли, өлкән буынның тормыш сыйфатын күтәрү юнәлешендә бушлай сәламәтлек төркемнәрен яңадан торгызу инициативасын күтәрә.

Аның гаиләсе 2009 елда «Татарстан Республикасының үрнәк гаиләсе» дип таныла, 2010 елда исеме «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелә. 2014 елда ул «Ел табибы» номинациясендә «Ак чәчәкләр» республика премиясе лауреаты була. 2015 елда Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән «Иң яхшы табиб-2015» Бөтенроссия конкурсында «Иң яхшы кардиолог» номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.

Бүген дә Раиса Федоровна үз һөнәренә гашыйк, аны җир йөзендәге иң җаваплы һәм иң кирәкле хезмәт дип саный. Ул һаман да кешеләргә ярдәм итәргә әзер, киң күңелле, ихлас табибә булып кала. Аның гомерлек максаты – йөрәкләргә шифа өләшү.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 60-TK