«Йолаларыбызны онытмыйк!»
Татар халкының бик күп матур гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре буыннардан-буыннарга күчеп, бүгенге көндә дә сакланып калган. Шуларның берсе — көз көнендә уздырыла торган Каз өмәләре.
Беренче кырпак кар төшү белән, авылларда каз өмәләре башланган. Хатын-кызлар бергәләп каз йолкыганнар, соңыннан каз мае белән майланган коймак белән сыйланганнар. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы шушы йолаларны саклап калу, үстерү өстендә зур эшләр башкара.
Халыклар дуслыгы йортында 8 нче «Тургай» балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм бакчага йөрүче сабыйлар белән үткәрелгән «Каз өмәсе» моңа ачык дәлил.
Чарага Халыклар Дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов, «Ак калфак» оешмасы әгъзалары, 1 нче татар гимназиясе укучылары, укытучылары да килгән иде.
Каз өмәсе кунакларга бик ошады. Йолаларны белү белән беррәттән балаларның саф татар телендә җырлар башкаруы, рәхәтләнеп уйнаулары, биюләре, табышмаклар әйтешүләре кунакларны таң калдырды. «Үткәнен белгәннең — киләчәге өметле», — диләр. Бу юнәлештә һәрдаим шундый эшләр башкарылса, балаларыбыз шушы рухта тәрбияләнсә, милләтебезнең киләчәге чыннан да өметле бит!
Миләүшә Булатова, 8 нче балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев