Йолаларга тугрылык саклап
Олы Аты авылында Качману бәйрәме ел саен артык шау-шусыз, әмма эчке тирән мәгънә белән уза. Бу – авыл халкының борынгы йолаларга тугрылыгын, рухи кыйммәтләрне саклап яшәвен күрсәтә торган матур бер йола.
18 гыйнвар, ял көне келәүендә Михаил атакай: «Быел күлебездә Качману көнне су керү (чумылу) була, күлне әзерләргә кирәк», – дип белдерде. Шул кичтә үк авылыбызның уңган-булган егетләре, елга буена төшеп, бозны кисә, чуму өчен махсус урын әзерли башлады. Эш ашыкмыйча, тәртип белән башкарылды.
19 гыйнвар көнне авыл халкы – ир-егетләр, картлар, хатын-кызлар, яшьләр акрынлап чиркәүгә җыелды. Анда авылдашларыбыз гына түгел, күрше авыллардан да килүчеләр булды.
Чиркәүдән соң халык елга буена юнәлде. Елга яны тагын да җанланды. Су салкын, әмма үтә күренмәле, чиста. Кемдер суга чума, кемдер изге су алып кайтуны өстен күрә, ә кайберәүләр читтән генә карап, гыйбадәт кыла. Бу көнне һава да, тавышлар да гадәти түгел кебек. Кешеләрнең сөйләшүе тынрак, күзләрендә – уйчанлык.
Су керүне күпләр күңелне чистарту, авыр уйлардан арыну, алдагы елга өмет белән керү дип кабул итә. Шуңа күрә дә Качману көне һәркем өчен үзенчә кадерле.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев