Йөклелек һәм бала табу буенча пособие суммасы 2027 елда миллион сумнан артып китәчәк
Яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособиенең иң зур күләмен шулай ук арттыру планлаштырыла.
Йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь суммасы 2027 елда 1,1 млн сумнан артык тәшкил итәчәк, ә бала карау буенча пособиенең айлык күләме яшь ярымга кадәр 95,5 мең сумга җитәчәк. Бу хакта Россия Социаль фонды бюджеты проектына материаллардан билегле булды, дип яза ТАСС.
Документта ачыкланганча, йөклелек һәм бала табу буенча отпуск 140 календарь көн дәвам иткән очракта түләүнең максималь суммасы 2026 елда — 955 836 сум, 2027 елда — 1 100 437,8 сум һәм 2028 елда 1 188 465,6 сум тәшкил итәчәк.
Шулай ук йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең иң зур суммасы 2026 елда 207,5 мең сумнан 2027 елда 238,9 мең сумга һәм 2028 елда 258 мең сумга кадәр артачак.
Яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособиенең иң зур күләмен шулай ук арттыру планлаштырыла: 2026 елда аена 83 мең сумнан 2027 елда 95,5 мең сумга һәм 2028 елда 103,2 мең сумга кадәр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев