Йөгерергә телисезме? Рәхим итегез!
Берничә ел рәттән, «Бердәм Россия» партиясенең актив ярдәме белән, шәһәр советы депутаты Рәис Шәехов катнашында, «Гаилә» паркында шимбә көнне сәламәтләндерү ярышлары уза.
2022 елның маеннан йөгерүләр «Биш чакрым» («Пять верст») иҗтимагый хәрәкәте кысаларында уза. Тиз вакыт эчендә бу йөгерешләр популярлашып өлгерде, сәламәт яшәү рәвешен яратучыларда кызыксыну уятты. Биш километр араны (паркта 2 әйләнеш) уңайлы темпта йөгерергә кирәк. Мөһиме — ярышта җиңү түгел, ә катнашу һәм сәламәтлек өчен файда алу.
Катнашучылар арасында төрле шәһәрләргә ярышларга йөрергә яратучы һәвәскәрләр дә һәм йөгерүне бары тик сәламәтлек өчен кирәк дип уйлаучы кешеләр дә бар. «Гаилә» паркында шимбә йөгерешләре төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә. Леонид Петров, Владимир Тарасов, Валентина Кудряшова, Мөдәррис Гыйлемҗанов — өлкән яшьтәгеләр, ә Юлия Бузулуцкая, Рената Елдашева, Александр Ахметкин, Динар Фәхрисламов, Эдуард Шәрәпов яшьләр арасында йөгерә.
Кайвакыт йөгерештә тулы бер гаилә катнаша. Ряхтев һәм Гомәровлар гаиләләре шундыйлардан. Бергә күңеллерәк!
Йөгергәндә безне еш кына шундагы бер эт тә уйнаклап озата бара. Күрәсең, хайваннар да спортның сәламәтлеккә файдалы якларын сизәләр һәм, үзләренчә, безгә теләктәшлек күрсәтәләр.
Бәйрәм көннәрендә уздырыла торган йөгерешләр аерым мәгънәгә ия. Әйтик, Җиңү көненә багышланган йөгерешкә без кулларга «9 май» дип язылган байрак күтәреп бардык. Яңа ел көннәрендә «Кыш бабай» белән «Кар кызлары» йөгерде. Мондый чаралар Түбән Кама халкы арасында патриотик хисләр тәрбияли.
Безнең йөгерешләрдә катнашучыларның күбесе башка шәһәрләрләрдә уздырыла торган ярышларда да катнаша. Йөгерешләрдән соң шунда катнашучыларны туган көннәре белән котлау, аларга яхшы теләкләр әйтү күркәм традициягә әйләнде. Зур табыннар артында утырып, тостлар әйтешүгә караганда, табигатьтә термостан кайнар чәй эчү, пирог кисәген капкалау күпкә файдалырактыр, минемчә. Андый чакта, гадәттә, файдалы һәм кызыклы нәрсәләр турында әңгәмәләр корабыз, кемдер үзенә кирәкле киңәшен ала...
«Биш чакрым» («Пять верст») яңа катнашучылар һәм сәламәтлекләрен ныгытырга теләүчеләр өчен һәрвакыт ачык. Һәр шимбә иртәнге 9.00 сәгатьтә «Гаилә» паркында җыелабыз, чыршы янында «Биш чакрым» чираттагы йөгереше уза. Анда йөгерергә теләгән һәркемне бик теләп кабул итәчәкләр.
Сәламәт һәм күтәренке рухта булыгыз!
Дмитрий Филиппов, Мөдәррис Галимҗанов
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев