Инвестицияләрдә акча эшләргә теләгән түбәнкамалы ике миллион сумнан артык акча югалта
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Инвестицияләрдә акча эшләргә теләгән түбәнкамалы мошенниклар белән элемтәгә керә һәм ике миллион сумнан артык акча югалта.
45 яшьлек зыян күрүче интернетта «яхшы акча эшләү» турында мәгълүмат тапканлыгын һәм заявка калдырганлыгын сөйләде. Соңрак, үзен инвестицияләр буенча белгеч дип таныштырган билгесез кеше аның белән элемтәгә керә.
Әңгәмәдәш түбәнкамалыга үз телефонына кушымта куярга һәм эш башлау өчен зур булмаган сумманы күчерергә тәкъдим итә. Берникадәр вакыттан соң зыян күрүче «керемнәр үссен» өчен тагын акча кертә.
Беркадәр вакыттан соң «тагын да күбрәк акча эшләргә мөмкин» сылтавы белән ят кеше ир-атны кредит алырга үгетли башлый. Түбәнкамалы ышана һәм кредит ала. Нәтиҗәдә ул мошенникларга 2 миллион 150 мең сум акча күчерә.
Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча Идарәсе тарафыннан РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе («Мошенниклык») буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев