«Җиңүегезне телибез»: гимназистлар гуманитар ярдәм җыюга кушылдылар
Тиздән бүләкләр озату составында алгы сызыкка китереләчәк.
Түбән Каманың 1 нче гимназиясе укучылары МХО зонасындагы яклаучыларыбызны якынлашып килүче Яңа ел белән котларга булдылар.
Балалар хәрбиләр өчен татлы җыелмалар әзерләделәр һәм аларны гуманитар ярдәм җыю пунктына китерделәр. Тиздән бүләкләр озату составында алгы сызыкка китереләчәк.
«Без хәзер МХО зонасында булган солдатларга татлы бүләкләр җибәрү максаты белән килдек. Без аларга бәхет, сәламәтлек, уңышлар һәм, әлбәттә, җиңүләр телибез», — диде 1 нче гимназия укучысы Әминә Йосыпова. Моннан тыш балалар «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерларына дроннар өчен накольниклар җыюда ярдәм иттеләр.
Гуманитар йөк атна саен диярлек җибәрелә. Күптән түгел МХО зонасына медикаментларның зур партиясен алып киттеләр. Хәзер яңасын җыярга кирәк. Моннан тыш, сугышчылар яңа җылы киемгә мохтаҗ.
Моңа кадәр без Түбән Камадагы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр солдатларга Яңа ел посылкалары әзерли дип хәбәр иткән иде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев