Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Җиңү көнендә Түбән Камада вакыт капсуласын салачаклар

Түбән Кама Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнә

Һәйкәлләрне һәм обелискларны төзекләндерү, зиратларны тәртипкә китерү, яшьләрне Җиңүне бәйрәм итүгә җәлеп итү, ветераннарны хөрмәтләү — болар һәм башка мәсьәләләр буенча шәһәр мэриясендә Рамил Муллин җитәкчелегендә узган киңәшмәдә фикер алыштылар.

Түбән Кама районы авылларында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек 2023 елда ук башланган иде. Барыннан да элек, бу һәйкәлләрне ремонтлауга һәм аларга якын территорияләрне тәртипкә китерүгә кагыла.

«Түбән Кама районында барлыгы 42 һәйкәл бар, шуларның 34е канәгатьләнерлек хәлдә, алтысында реконструкция үткәрелгән һәм икесе төзелеш этабында. Әмма аларга заказ бирелгән инде, 9 майга кадәр төгәлләү планлаштырыла. Мин моны 15 апрельгә кадәр төгәлләрбез дип уйлыйм», — диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов.

Альфред Нигъмәтҗанов билгеләп үткәнчә, «Алар җиңү белән кайттылар» истәлек такталары әзер инде, аларны урнаштырасы гына калган. Киңәшмәдә шулай ук авыл җирлекләрендә Хәтер бакчалары булдыру идеясе дә тәкъдим ителде.

Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында күп санлы мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары уздырылган һәм планлаштырылган. Традиция буенча «Георгий тасмасы» һәм «Хәтер шәме» Бөтенроссия акцияләре узачак. Шулай ук концерт программасы белән фронт агитбригадасы эше оештырыла.

Очрашуда катнашучылар бәйрәмнең төп вакыйгасы — парадны оештыруга җентекләп тукталдылар. Быел ул Җиңү мәйданын, Халык иҗаты йортын һәм Лемаев исемендәге скверны үз эченә алачак. «Җиңү юллары» хәрби-патриотик экспозициясе быел беренче тапкыр үткәрелә.

9 майда Совет халкының бөек батырлыгы истәлегенә вакыт капсуласы салыначак. Җиңү көнен бәйрәм итү иртәдән кичкә кадәр барачак һәм чакырылган артистлар катнашында концерт белән тәмамланачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев