Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Интертат» татар телендә иң күп укылган веб-сайт дип танылды

Сайтның популярлыгын liveinternet. ru рейтингы нәтиҗәләре дә раслый.

Интертат «Интеррекорд» Халыкара рекордлар китабына һәм Россия рекордлар реестрына кертелгән.

Аны «Татар телендә иң күп каралган веб-сайт» дип таныганнар.

Басманың баш мөхәррире Рәмис Латыпов билгеләп үткәнчә, сайтка елына якынча 1,35 миллион уникаль кеше керә.

Сайтның популярлыгын liveinternet. ru рейтингы нәтиҗәләре дә раслый.

Шуңа да карамастан, Латыпов сайтны рекордлар реестрына кертү өчен дәлил базасын җыю шактый вакыт алды, дип сөйли. Моның өчен сайтка керүчеләрнең тере кешеләр һәм даими укучылар булуын исбатларга кирәк булган. Нәтиҗәдә, рекорд 17 октябрьдә теркәлгән, ә диплом 30нда алынган. 

«Интертат» коллективын «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады, аларга иҗади җиңүләр һәм яңа рекордлар теләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев