Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Җиңелүчеләр булмады»

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, «Шинник» спорт комплексында «Сәламәтлек көне» дигән зур гаилә спорты бәйрәме узды. Анда 300дән артык кеше катнашты.

НТР медиахолдингы әлеге чараның мәгълүмати иганәчесе булып тора. Аның шәһәрдә беренче тапкыр гына уздырылуы түгел һәм шунысы куанычлы — чара елдан-ел киңрәк колач ала.

«Без спорт бәйрәменә теләгән һәркемне чакырдык. Бу инклюзив чара. Биредә коррекцияләү мәктәпләреннән, интернат-мәктәпләрдән килгән балалар, командаларга берләшеп, спорт ярышларында көч сынашты. Бездә ярышларның һәр төре — боулинг, йөгерү, пирамида һ.б. — «станцияләр» дип атала. Әлеге ярышлар команда белән берлектә эшли белергә өйрәтә», — диде муниципаль районы башлыгының инклюзияне үстерү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алинә Вәлиева. 

Спорт ярышларында барлыгы 13 команда (300гә якын кеше) катнашты. Аларга ярдәм итәргә туганнары һәм дуслары килгән. Командаларның берсендә үзенчәлекле катнашучы — Ерат кушаматлы лабрадор токымлы эт бар иде. Бу — озатып йөрүче эт, ул үзенең хуҗасын җитәкләүче генә түгел, ә иң тугры дус та. 

«Минем белән шундый чараларда йөрергә ул җайлашты инде. Без аның белән бөтен Россия буйлап йөрибез», — ди Сергей Добротворский. 

Йөгерү, каршылыклар полосасы, мишеньгә туп ату — спортчылар барлык эстафеталарда энтузиазм һәм зур дәрт белән катнаштылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр. «Бәйрәм бик кызык, катнашу чы балаларның кәефләре яхшы», — дип хискичерешләре белән уртаклашты Светлана Ерофеева. 

Иң мөһиме, бу ярышларда җиңелүчеләр булмады. Чөнки барлык катнашучылар болай да җиңүче бит инде — алар көн саен, беренче чиратта, барлык диагнозларга карамастан, актив һәм вакыйгаларга кызыклы тормыш алып бара алуларын исбатлый. 

Спорт ярышларыннан соң, катнашучыларны зур концерт көтә иде. Аны да үзләре әзерләгән. Бу чараның ахыры хәйрия төшке ашы белән төгәлләнде. 

Анастасия Шакирова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев