Иң мөһим мәсьәләләр күтәрелде
Түбән Камада «Хакимият белән ачыктан-ачык сөйләшү» форматындагы очрашулар башланып китте.
Аның беренчесе 10 нчы мәктәптә узды. Шәһәр мэры Радмир Беляев 2025 елдагы эшчәнлек буенча хисап тотты, 2026 елга планнар белән уртаклашты һәм ахырдан халык сорауларына җавап бирде.
Соңгы биш елда, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында, Түбән Кама районында 401 ишегалды һәм 618 күпфатирлы йорт төзекләндерелгән. Быел әлеге исемлеккә тагын 55 объект өстәләчәк. Нәтиҗәдә, әлегә программага кермәгән 163 ишегалды кала.
Шәһәр башлыгы юллар торышына аерым тукталды. Бүгенге көндә шәһәр юлларының 89 проценты тиешле нормаларга туры килә. Химиклар проспекты шәһәрнең 60 еллыгына капиталь төзекләндереләчәк. Алдагы чорда төбәк һәм сәнәгать әһәмиятендәге юлларга игътибарны арттыру бурычы куела.
Юл хуҗалыгы темасын дәвам итеп, җәмәгать транспорты мәсьәләсе дә күтәрелде. Хәзер рейсларның 40 проценты зур автобуслар белән башкарыла: шәһәр буенча 19 «Лотос», ә шәһәр яны маршрутларында 5 «НЕФАЗ» автобусы хезмәт күрсәтә. Мэр хәрәкәт интерваллары үтәлмәү турындагы мөрәҗәгатьләрне шәхсән контрольдә тотуын белдерде. Бу юнәлештә заманча алымнар куллану күздә тотыла.
«Без „Цифрлы Түбән Кама“ проектын гамәлгә ашырабыз. „Яндекс Go“ белән килешү төзедек, җәйгә кадәр барлык тукталышларда, Мәскәүдәге кебек, онлайн-таблолар урнаштырылачак. Шәһәр халкы автобусның кайда баруын реаль вакыт режимында күрә алачак, ә диспетчерлык үзәге аша нормативлар үтәлешен без күзәтеп торачакбыз», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Очрашу «сорау-җавап» форматында дәвам итте. Шәһәр халкы шәһәр конюшнясының киләчәге (ул Субай бистәсенә күчереләчәк), шәһәр инфраструктурасын үстерү, яшелләндерү, светофорлар кую, яктырту системасын яңарту, Кояшлы урамындагы юлларны ремонтлау турында сорашты. Шулай ук спорт секцияләрен үстерү, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узу юлы өчен юл хакы тарифлары, борынчыксыз этләр йөртүгә контроль мәсьәләләре дә күтәрелде.
«Иң төп бурыч – шәһәр халкының иминлеген тәэмин итү. Икенчесе – профилактик эш алып бару, өченчесе – кагыйдә бозучыларны җаваплылыкка тарту. Бу юнәлештә территориаль үзидарә советлары, активлар һәм шәһәр халкы белән бергәләп эшләргә кирәк», – диде мэр.
Урамнарны кардан чистарту мәсьәләсе очрашуда күтәрелгән иң актуаль темаларның берсе булды. Даими явып торган кар шартларында шәһәрдә бу эшкә 500дән артык кеше җәлеп ителгән. Шәһәр башлыгы идарәче компанияләрне ишегалларында эшләр башланганчы халыкны алдан кисәтергә, ә автомобиль хуҗаларын махсус техника эшләгән вакытта машиналарын вакытлыча күчереп торырга чакырды. Күтәрелгән барлык мәсьәләләр шәхси контрольгә алынды.
Очрашу ахырында тантаналы бүләкләү чарасы узды. Шәһәр тормышында актив катнашкан микрорайон халкы вәкилләренә Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев