«Иң-иң»нәре безнең кызлар!
Өч түбәнкамалы «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» дип исемләнгән республика бәйгесендә җиңү яулады.
Җиңүче Гөлназ Арсланованы бүләкләү мизгеле / Фото НМР сайтыннан
Бүләкләү тантанасы 5 мартта Казанда Татарстан Премьерминистры Алексей Песошин катнашында узды.
Түбән Каманың Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлназ Арсланова «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңүче дип табылган.
«Нижнекамскнефтехим» предприятиесе хезмәткәре Диләрә Ягъфәрова «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә иң яхшысы булган.
Ә Түбән Кама шәһәре Советы депутаты, махсус хәрби операция волонтёры Лариса Нуриева «Хатын-кыз – ел үрнәге» номинациясендә җиңү яулаган.
Шәһәр мэры Радмир Беляев, җиңүчеләрне котлап: «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесендә лаеклы җиңү яулаган шәһәрдәшләребезне чын күңелдән котлыйм! Сезнең белән горурланабыз! Хезмәтегез, битараф булмавыгыз һәм Түбән Кама белән бөтен республика үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт», – дип язган үзенең телеграм-каналында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев