Иң актив штаттан тыш хәбәрчеләребез
Газетабызда күп еллар дәвамында күркәм гадәт яши: ел ахырында иң актив штаттан тыш хәбәрчеләребезнең исемнәрен игълан итәбез.
Электрон мәгълүмат чаралары «чәчәк аткан заман«да яшибез дип сөйләнсәк тә, язма мәгълүмат чаралары да әле яши, үз укучыларын югалтмады. Димәк, матбугатны укучылар бар. Ә «Туган як» укучылары белән генә түгел, актив язып торучы штаттан тыш хәбәрчеләре белән дә хаклы рәвештә горурлана.
Газетабызда күп еллар дәвамында күркәм гадәт яши: ел ахырында иң актив штаттан тыш хәбәрчеләребезнең исемнәрен игълан итәбез. Һәм менә ул көн килеп җитте. Редакция хезмәткәрләре, быелгы газета тегелмәсен карап чыккач, актив язучылардан Суфиян Минһаҗев, Айгөл Гәрәева, Фәрит Вагыйзов, Рәсимә Нәбиуллина, Земфира Рәхимова, Рушания Габбасова, Земфира Гарифуллинаның язмаларын аеруча уңышлы дип тапты. Исемнәре газета укучыларга күптән таныш бу авторларның язмаларын көтеп алып, яратып укыйлар. Алар күтәргән темаларга кайтаваз буларак, хатлар да еш килә.
Әлеге штаттан тыш хәбәрчеләребез бик күп еллар редакция белән тыгыз элемтәдә тора. Иҗади активлыклары өчен бик зур рәхмәт аларга! Киләчәктә дә эчтәлекле һәм кызыклы язмаларын көтәбез.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев