Имин ишегаллары: Түбән Камада торак төзелеше планнары турында фикер алыштылар
Компания вәкилләре үзләренең проектлау принципларына аерым игътибар бирделәр.
Түбән Камада 21 майда «Домкор» төзелеш компаниясе вәкилләре Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы Радмир Беляев белән очрашты. Очрашуда шәһәрдә торак төзелешен үстерү планнары һәм төзүченең перспектив проектлары турында фикер алыштылар.
Компания югары әзерлек дәрәҗәсендә булган объектларны: «Семья», «Видный» торак комплексларын һәм төзелә торган «Время» торак комплексын тәкъдим итте. Шулай ук якындагы елларда гамәлгә ашырылырга планлаштырылган яңа проектлар тәкъдир ителде.
Компания вәкилләре үзләренең проектлау принципларына аерым игътибар бирделәр: машиналарсыз имин ишегаллары булдыру, заманча фасад материалларын һәм архитектура чишелешләрен куллану, территорияләрне төзекләндерүгә комплекслы якын килү.
Түбән Кама районы администрациясе, социаль ипотека торак проектларын гамәлгә ашыруны да кертеп, хезмәттәшлекне дәвам итү белән кызыксынуын белдерде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев