Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Имәнлек» метро станциясе 25 ноябрьгә кадәр ябыла

Шул уңайдан Казан халкына һәм шәһәр кунакларына автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар кебек транспортның альтернатив төрләреннән файдаланырга киңәш ителә.

Икенче метро линиясенең беренче участогын төзү белән бәйле рәвештә 3 ноябрьдән 25 ноябрьгә чаклы «Җиңү проспекты» метро станциясеннән «Имәнлек» станциясенә кадәр поездлар хәрәкәте ябылып торачак.

Шул уңайдан Казан халкына һәм шәһәр кунакларына автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар кебек транспортның альтернатив төрләреннән файдаланырга киңәш итәбез, дип белдерде Казанның транспорт комитеты җиәкчесе Алексей Сидоров журналистлар белән очрашуда. 

Аның сүзләренчә, Рихард Зорге урамы буйлап — Җиңү проспектыннан «Имәнлек» метро станциясенә кадәр сигез автобус, өч троллейбус һәм бер трамвай маршруты йөри. Шулай ук, «Имәнлек» метро станциясе ябылу белән рәвештә, 94 нче автобус маршруты «Җиңү проспекты» станциясенә кадәр озайтылачак. Моннан тыш, кирәк була калса, өстәмә трамвайлар һәм троллейбуслар да җибәрергә мөмкиннәр.

— Хәрәкәт составының гомуми саны — 181 берәмлек. Транспортны озак көтәргә кирәкмәячәк. Транспортның үзеңә уңайлы төрен сайларга һәм билгеләнгән ноктага кадәр барып җитәргә мөмкин булачак. Шуңа күрә алдан ук маршрутыңны планлаштырырга һәм транспортның өстенлекле төрен сайлавыгызны сорыйбыз, — дип билгеләп үтте Сидоров.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев