Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Илнең иң яхшы педагоглары Түбән Камада математика, физика һәм химия укытучылары өчен интенсивлар үткәрә

Проект «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында СИБУР ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Гадәти эшкә яңа караш, укытуның креатив методикалары һәм тәҗрибә уртаклашу. Түбән Камада дүртенче тапкыр математика, физика һәм химия укытучылары өчен интенсивлар старт алды.

Яңа уку елы башланыр алдыннан педагоглар үзләре дә уку процессына чумды.

Интенсивлар — гадәти эшчәнлеккә яңача караш. Биредә укытучыларны укытуның яңа методикалары белән таныштыралар, ә спикерлар — илнең иң яхшы педагоглары. Экспертлар, галимнәрнең составы һәм программа ел саен үзгәреп, яңарып тора.

«Проектның бурычлары — яңа уку елына илһамландыру һәм фәннәрне укытуның тривиаль булмаган инструментларын бүләк итү. Без һәрвакыт бик күп уңай бәяләмәләр алабыз, безнең интенсивларда укытучыларның булуы да шул хакта сөйли», — дип билгеләп үтте «Укытучылар өчен интенсивлар» проекты җитәкчесе Ольга Кушнир.

Интенсивларда катнашырга теләүчеләр саны ел саен арта. Быел да теркәлгәннән 80 кешегә күбрәк килгән. Интенсивларга ел саен йөрүчеләр дә күп.

Проект «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында СИБУР ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Фото: скриншот

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев