Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илкүләм проект ярдәмендә 2024 елда Татарстанның 87 торак пунктына интернет кертелә

Быел республикада 87 торак пункт интернетка тоташтырыла, дип хәбәр итә Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте.

Республикада барлык торак пунктларны да интернет белән тәэмин итү, илдә цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Цифрлы тигезсезлекне бетерү программасына 2014 елда старт бирелгән иде. Башта ул 250-500 кеше яши торган торак пунктларга мобиль интернет кертү максатын куйды. 2021 елдан программаның икенче этабы башланды — хәзер 100-500 кеше яши торган авыллар интернет белән тәэмин ителә.

Кайсы авылга беренче чиратта интернет кертергә икәнен ел саен тавыш бирү юлы белән ачыклыйлар. Тавыш бирүдә Татарстанда яшәүче 18 яшьтән алып һәркем катнаша ала. Быел тавыш бирү 5 августтан 17 ноябрьгә кадәр үткәрелә. Әйтик, шушы узган дүрт елда ил күләмендә мондый тавыш бирүдә барлыгы 2,5 миллионга якын кеше катнашкан.

Тавыш бирүнең берничә ысулы бар:
1) Почта аша — РФ Цифрлы үсеш министрлыгына хат юлларга (123112, Мәскәү ш., Пресненская яр буе, 10нчы йорт, 2нче корылма). Аны берничә кеше имзалый ала, исем-фамилияне, теркәлгән адрес һәм интернет кертергә кирәкле торак пунктны күрсәтү мөһим.
2) РФ Дәүләт хезмәтләре порталында — тавыш бирү өчен махсус сервис битендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев