Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Икътисадчы пенсияләрне планнан тыш 2-3 процентка арттырырга тәкъдим итте

Шул ук вакытта белгеч бәяләмәсе буенча, индексация «халыкның социаль яктан иң нык якланмаган категориясе» булган эшләүче пенсионерларга кагылырга мөмкин.

Россия халкының пенсияләрен планнан тыш тагын 2-3 процентка арттырырга кирәк. Бу хакта Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты каршындагы цифрлы икътисад үсеше буенча экспертлар советы әгъзасы Валерий Тумин әйтте, дип яза «Газета. Ru».

«Россиядә язын-җәен пенсияләрне чираттан тыш индексацияләү — шактый мөмкин хәл, өстәвенә төрле тикшеренүләрдән сигналлар да килә. Минемчә, бу тагын 2-3 процент булырга тиеш», — диде икътисадчы.

Шул ук вакытта белгеч бәяләмәсе буенча, индексация «халыкның социаль яктан иң нык якланмаган категориясе» булган эшләүче пенсионерларга кагылырга мөмкин.

Шул сәбәпле, бәяләр арту аркасында Россиядә пенсияләрне чираттан тыш индексацияләүгә ихтыяҗ туды, диде Тумин.

Росстат мәгълүматларына караганда, 2024 ел йомгаклары буенча Россиядә инфляция 9,52 процент булган. Эшләүче пенсионерлар өчен дә, эшләмәүче пенсионерлар өчен дә 2025 елның гыйнварында иминият пенсияләре нибары 7,3 процентка индексацияләнде.

Россия Хөкүмәте 1 февральгә кадәр пенсияләрне узган елгы инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып өстәмә индексацияләү карары кабул итәргә мөмкин. Шулай итеп, өстәмә арту 2,22 процент булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев