Икътисадчы 2026 елда йөклелек буенча пособиенең минималь һәм максималь күләмен атады
Йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләме әни кеше моннан алдагы ике ел өчен рәсми рәвештә ала торган керемгә бәйле.
2026 елда йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең минималь күләме бер балалы йөклелек вакытында — 124,7 мең, бер балалы йөклелек вакытында өзлегүләр барлыкка килсә — 138,9 мең һәм күп балалы йөклелек вакытында 172,8 мең сум тәшкил итәчәк. РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләме әни кеше моннан алдагы ике ел өчен рәсми рәвештә ала торган керемгә бәйле. Өстәвенә, түләүләрне исәпләгәндә уртача көнлек хезмәт хакы (ул минимумнан ким була алмый) күләмен исәпкә алалар, әлеге минимум хезмәткә түләүнең минималь күләме белән билгеләнә.
«Әгәр 2026 елда хезмәткә түләүнең минималь күләме 27 093 сумга кадәр күтәрелсә, минималь уртача көнлек хезмәт хакы 890,73 сум тәшкил итәчәк. Моннан шул килеп чыга: йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең минималь күләме бер балалы йөклелек (140 көн) вакытында — 124 702,2 сум, бер балалы йөклелек (156 көн) вакытында өзлегүләр барлыкка килсә — 138 963,88 сум, ә күп балалы йөклелек (194 көн) вакытында 172 801,62 сум тәшкил итәчәк», — диде агентлык әңгәмәдәше.
Ул билгеләп үткәнчә, 2026 елда йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме бер балалы йөклелек вакытында — 955 836 сум, бер балалы йөклелек вакытында өзлегүләр барлыкка килсә — 1 065 074,4 сум һәм күп балалы йөклелек вакытында 1 324 515,6 сумга тигез булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев