Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Ике түбәнкамалыга подъезда тәмәке тарткан өчен штраф билгеләнде

Идарәче компания мондый шикаятьләргә җавап бирергә тиеш.

Түбән Каманың ике кешесе подъезда тәмәке тарткан өчен штраф алды. Бу — Вокзал урамындагы 6 нчы һәм Гагарин урамындагы 4 нче йортта яшәүчеләр. РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.24 маддәсе буенча хокук бозучыларга 500 сум түләргә туры киләчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт торак инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Законны кабат бозган очракта штраф күләме өч тапкырга артачак.

Әгәр дә төтен күршеләрдән вентиляция яки ярыклар аша үтеп керә икән, бу һава сыйфаты буенча СанПинны бозу булып санала. Идарәче компания мондый шикаятьләргә җавап бирергә тиеш, дип аңлата Татарстан Дәүләт торак инспекциясе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев