Ике йөз көнлек сугыш – хәлиткеч җиңү
2 февраль — Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тармар итү көне. Истәлекле дата уңаеннан «Альфа» мәдәният йортында буыннар очрашуы узды.
МХО ветераннары белән җанлы аралашу / Фото ntr-24.ru.сайтыннан
Сталинград сугышы тәмамлануга 83 ел тулды. Әлеге бәрелештә совет гаскәрләренең җиңүе безнең сугышчыларыбызның дөнья тарихындагы бөек батырлыгы була. Шуңа күрә Сталинград сугышында җиңү көне Россиянең Хәрби дан көне буларак билгеләп үтелә.
«Альфа» мәдәният йортында үткәрелгән чарада локаль сугышларда һәм хәрби конфликтларда, махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбыз мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашты. Бу чара яшь буын өчен тере тарих дәресе булды.
«Мин реактив артиллериядә хезмәт иттем. «Град» дип исемләнгән залп утының реактив системасы белән хәрби рейдларга еш чыга идек. Ул «Катюша»га охшаган, ләкин заманчарак хәрби машина иде. Снаряд тавышлары, пуля тавышлары. Әгәр дә пуля сызгырганын ишетәсең икән, димәк ул сиңа таба очмый. Шунда ел ярым хезмәт иттем. Һәлак булучыларны да күп күрергә туры килде. Миңа исән-сау кайтырга насыйп булды, ләкин холкым нык үзгәрде», – дип искә алды Әфган сугышында катнашкан Фәрит Сафиуллин.
Люция Денькина да шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Хатын-кыз балачактан ук хәрби булырга хыялланган. 1996 нчы елда ул Төньяк Кавказга, безнең солдатлар территорияләрне Чечен боевикларыннан саклаган урынга киткән.
Корал тотып йөрмәгән ул, солдатларның һәрвакыт тук булулары өчен җаваплы булган.
«Кайнар ризыкны төнлә әзерли идек, термосларга тутырып караңгы вакытта фонарьлар белән окопларга илттек. Төннәрен генә йөрдек, чөнки һәрвакыт диярлек снайперлар эшли иде. Өйдә гаиләм көтте. Улыма – 5 яшь, кызыма 15 иде. Без шушыннан, Түбән Камадан эшелон белән киттек, хәрби техника белән. Улымның артымнан йөгереп: «Китмә, әни!» – дип дәшүе әле дә күз алдымда.Ләкин барысы да яхшы тәмамланды. Комбат бик акыллы, тәҗрибәле кеше иде. Аның ярдәме белән без барыбыз да исән-имин әйләнеп кайттык. 120 кеше киткән идек, 1997 елның февралендә тулы состав белән кире кайттык», – дип истәлекләре белән уртаклашты Люция Денькина.
Чакырылган кунаклар арасында махсус хәрби операция ветераннары да бар иде. Фронтта булган вакытлары, авыр көннәре, иптәшләрен югалтулары турында яшь буынга Артур Барабанов һәм Марсель Гыйниятуллин сөйләделәр.
«Мин мобилизациягә эләкмәдем, ләкин үз теләгем белән 2022 елның 1 декаберендә китеп бардым. Шунда мин чын дуслыкның нәрсә икәнлеген аңладым. Әле танышып та өлгермәгән егетләрнең күбесенең исемен дә белмисең, позывнойлары буенча гына дәшәсең. Кыска гына вакыт эчендә алар белән нык якынаясың, инде күп еллар дус булган кебек тоела. 2023 елның гыйнварында мин авыр яраландым. Ике көн узгач кына госпитальдә аңыма килә алдым. Ярты еллап дәваландым, тернәкләнү уздым. Хәзер мин яртылаш тимердән торам», – дип сөйләде Марсель Гыйниятуллин.
Хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның туганнары да катнашты әлеге чарада. Үз геройлары турында горурланып сөйләде алар. Укучылар һәм студентлар исә кунакларның һәр сүзен игътибар белән тыңлап барды, сорауларын бирде. Кайберәүләр күз яшен тыя алмады.
Бүгенге көн геройлары белән очрашулар даими үткәрелеп тора. Мондый батырлык дәресләре тарихны өйрәнергә ярдәм итә, геройларга хөрмәт тәрбияли, ватанпәрвәрлек хисе тудыруда мөһим роль уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев