Июньдә кайбер татарстанлыларга хезмәт хакын иртәрәк бирәчәкләр
Ул бәйрәм көннәренә бәйле.
Июньдә Татарстанда ике тапкыр озын ял булачак. Беренчесендә республика халкы Корбан гаетен бәйрәм итү уңаеннан 6 июньнән 8 июньгә кадәр ял итәчәк. Аннан Татарстанда Россия көне уңаеннан һәм өстәмә ял көнен 13 июньгә күчерү сәбәпле, 12-15 июньдә озын яллар була.
Шул сәбәпле, хезмәт хакы түләнә торган көн озын ялларга туры килгән очракта, Татарстан халкына хезмәт хакы иртәрәк түләнәчәк.
Әгәр эшче хезмәт хакын 6, 7 яки 8 июньдә ала икән, Россия Хезмәт кодексы нормалары буенча аңа хезмәт хакы узган эш көнендә — 5 июньдә күчәргә тиеш.
12, 13, 14 яки 15 июнь көннәрендә хезмәт хакы алучы татарстанлыларны аны 14 июньдә күчерәчәкләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев