Июль башында Татарстанда нормадан 4 градуска җылырак була
Урман янгыннары куркынычы югары булу сәбәпле, төбәктә шторм кисәтүе игълан ителде.
Июльнең беренче декадасында Татарстанда һава температурасы климатик нормадан 4 градуска югарырак була. Бу фараз турында Татарстан Гидрометеорология үзәге белдерде, дип яза «Татар-информ».
1-10 июльдә республикада климатик норма +19,1 градус, ә Казанда +19,6 градус тәшкил итә, дип белдерә синоптиклар.
Хәбәр ителгәнчә, атна уртасында Татарстанда +36 градус эсселек була. Урман янгыннары куркынычы югары булу сәбәпле, төбәктә шторм кисәтүе игълан ителде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев