Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерларына Түбән Кама мэры Радмир Беляев тегү машинасы бүләк иткән

Түбән Каманың «Игелекле йөрәкләр» волонтерлар төркеме яңа юнәлеш үзләштерде – хәзер алар махсус операциядә катнашучы солдатлар өчен мендәрләр тегәчәк. Тегү машинасын сатып алуда аларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев ярдәм итте.

Волонтерлар әйтүенчә, гуманитар ярдәм пунктында эш бер минут та туктамый. Алар солдатларга дүртенче ел ярдәм итәләр: башта оекбашлар бәйләгәннәр, аннары коры душлар ясаганнар, маскировка челтәрләре үргәннәр. Хәзер мендәрләр тегүгә керешкәннәр.

«Миңа калса, бу эшне һәр хатын-кыз да үзләштерә ала. Тегүче булмасам да, өйдә машинам бар. Мин – тәрбияче, ә тәрбиячеләр барысын да эшли белергә тиеш», – ди волонтер Людмила Егорова.

Түбән Кама мэры Радмир Беляев волонтерларга тегү машинасы бүләк итте. Химиклар проспекты, 72б адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм пункты эш көннәрендә иртәнге 9дан кичке 6га кадәр эшли. Теләге булган һәркем тегү машинасы артына утыра ала.

«Мендәрләр, эчке киемнәр, госпиталь өчен җәймәләр, күлмәкләр – барысын да тегәбез. Хәзер машина бар, күп нәрсә эшләп була», – ди «Игелекле йөрәкләр» волонтерлар төркеме җитәкчесе Лариса Орлова.

Тегү машинасы барлыкка килү эшчәнлекне тагын бер юнәлеш белән тулыландырырга мөмкинлек бирә.

«Игелекле йөрәкләр» төркеме 15кә якын төрле юнәлештә эшли: осталык дәресләре үткәрү, исән калу беләзекләре үрү, гуманитар ярдәм җыю, 3D-принтерда бастыру һәм башкалар. Төп максат – контракт хезмәтенә керүчеләргә ярдәм итү. Махсус операция башланганнан бирле волонтерлар 2700дән артык хәрбине беренче кирәкле әйберләр белән тәэмин иткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев