Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Язгы каникулларда Түбән Кама укучылары өчен 250дән артык чара планлаштырылган

Каникулларда шәһәрдә өстәмә белем бирү учреждениеләре эшләячәк, анда укучылар өчен мастер-класслар, интеллектуаль һәм иҗади чаралар узачак.

22 марттан Түбән Кама укучыларының язгы каникуллары башланды. Ял итү чорында балалар өчен 258 төрле чара планлаштырылган: спорт һәм сәнгатьтән алып экологик һәм патриотик чараларга кадәр.

Бу хакта Түбән Кама районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин дүшәмбе планеркасында хәбәр итте.

Каникулларда шәһәрдә өстәмә белем бирү учреждениеләре эшләячәк, анда укучылар өчен мастер-класслар, интеллектуаль һәм иҗади чаралар узачак. Мәсәлән, 22 марттан 31 мартка кадәр «Кванториум»да «Инженерлык каникуллары» оештырылачак, анда балалар заманча технологияләр белән таныша һәм фән өлкәсендә практик күнекмәләр ала алачак, дип билгеләп үтте Гарифуллин.

Шулай ук укучылар ата-аналары һәм педагоглары белән музейларга, театрларга, кинотеатрларга барачак, ә волонтерлык отрядлары «Хвостики ищут дом» приютына юл тотачак. Моннан тыш, каникулларда шәһәр яны лагерьларында профильле сменалар узачак.

Язгы каникуллар 31 мартка кадәр дәвам итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев