Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яз айларында татарстанлыларны кыскартылган дүрт эш атнасы көтә

Аларның беренчесе бүген, 6 мартта, башланды.

Быелгы язда татарстанлыларны дүрт кыскартылган эш атнасы көтә. Бу Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җитештерү календарендә күренә.

Аларның беренчесе бүген, 6 мартта, башланды, чөнки чәршәмбе, 8 мартта, Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Сишәмбе көнне, 7 мартта, эш көне бер сәгатькә кыскарачак.

Киләсе кыска эш атнасы апрельдә булачак. Җомга, 21 апрельдә, татарстанлылар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Пәнҗешәмбе, 20 апрельдә, кыскартылган эш көне булачак.

Киләсе кыскартылган ике эш атнасы май аена туры килә. Дүшәмбе, 1 майда, Яз һәм хезмәт бәйрәме, ә сишәмбе, 9 майда Җиңү көне билгеләп үтеләчәк. Якшәмбе, 8 гыйнвардан ял көнен күчерү сәбәпле, дүшәмбе, 8 май, шулай ук эш көне булмаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев