Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Иҗатта илһамланып

Мөнҗия Зәкәрия кызы Хәлимованың шигърияткә тартылуы, җырга-моңга мәхәббәте балачактан килә.

Бүгенге көндә ул өч китап авторы — аның «Күңелгә сагыш тулса», «Тылсымлы таяк» дигән ике шигырьләре җыентыгы һәм хикәяләре тупланган «Нигез зары» исемле китаплары дөнья күрде. 

Шигырь кайчан туа? Шатлык-сөенечтән йөзең балкып, эчке дөньяң тантана итүе яисә сагыштан өзгәләнгән күңелеңдә хисләр тулып, ташып түгелүе, ярларына сыеша алмаган ташкын сыман ургып чыгуы кулга каләм алырга этәрәдер, мөгаен. Шундый халәттә шигъри юллар энҗе-мәрҗән кебек ак кәгазъ битләренә тезелә. 

Җырлы Сарман ягының Иске Имән авылында туыпүскән Мөнҗияне, мәктәпне тәмамлаганнан соң, язмыш җилләре Түбән Кама шәһәренә китерә. Монда ул нефтехимия көллиятен тәмамлый. Аннан соң һөнәре буенча заводта лаборант булып, ә балалары үсә төшкәч, балалар бакчасында, «Өмет» тернәкләндерү үзәгендә эшли. 

Мөнҗия Хәлимова шигърияттә беркемне дә кабатламый, аның үз юлы бар. Шигырьләренең күбесе туган якка, туган авылына багышланган. Автор туган якның табигатенә гашыйк. Мөнҗия күңелләрне сагыш биләгәнен ассызыклый. Бу — гомер юлларын билгели һәм бизи торган якты сагыш. 
Сары сагыш сарды һәммәбезне,
Әлләме соң көзләр сагышы?.. 
Моңсу гына җил искәндәй булды, 
Бу бит, диеп, гомер агышы,
 — дип яза автор «Гомер агышы» исемле шигырендә. 

Мөнҗиянең шигырьләрендә туган як ата-анага мәхәббәт белән аерылгысыз булып үрелеп бара. Гаилә учагын саклауда хатын-кызның роле, ата-анага соклану, аларга карата булган җылы хисләр, һәрьяктан алар шикелле булырга омтылу, тату гаилә җылысын, кояшлы балачагын сагыну да шигырьләрдә ярылып ята. Шигырьләр балалар тәрбияләүдә, аларны олы тормыш юлына әзерләүдә гаиләдә үзара җылы мөнәсәбәтнең йогынтысын дәлилли. Балачак үзенең кояшлы җәйләре, күңелле уеннары белән генә түгел, ә сәнгатькә тартылуны үстергән мавыгу — гармун уйнарга өйрәнү белән дә ханымның исендә калган. 

«Күңелгә сагыш тулса» исемле җыентыкта мәхәббәт темасы аерым бер урын алып тора, шигырьләрдә саф мәхәббәт тасвирлана. Балалар — һәр гаиләнең дәвамчылары, өмет-ышанычы. Бу темага кагылышлы шигырьләр дә бар җыентыкта.

Иң кыйммәтлесе — Мөнҗия шигырьләрендә табигатъкә, матурлыкка табынуны, туган төбәкне, туганнар белән элемтә, нәсел җебен өзмәүне, авылдашлар белән аралашып яшәүне, балаларга, оныкларга төпле мирас итеп ата-ана, туган нигез төшенчәләрен калдыруны алгы планга чыгара. «Гүзәллектән туа җырларым», «Туа шигырь», «Ана бәхете», «Ишекләр ябылмасын», «Җирдә рәхәт яшәргә», «Бәхет» һәм башка күп кенә шигырьләре шул турыда сөйли. Аларда хискичерешләр — табигый, укучыны гадилекләре белән ышандыралар. 

«Нигез зары» исемле җыентыкта төп геройларның катлаулы тормыш юлы укучыларны уйландыра, ялгыш адым ясамаска өнди. Ә «Тылсымлы таяк» дип аталган балалар өчен язылган, төсле рәсемнәр белән бизәлгән шигырьләр җыентыгы мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен бик кызыклы китап. 

Матурлыкка омтылу, кешеләрне хөрмәтләү Мөнҗиянең актив тормыш белән яшәү девизы. Ул барысына да вакыт таба. Бүгенге көндә Мөнҗия Хәлимова, гаиләләрендәге җиде баланың бишесе кебек (шуларның дүртесе кыз туганнар) гармунда уйный. Алай гына түгел, ул шигырьләренә үзе көйләр яза, үзе үк җырларын да башкара әле. Ул «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, «Чишмә» гармунчылар ансамбле гармунчысы, «Талир тәңкә» татар фольклор ансамбле әгъзасы да.

Иҗатыңда зур уңышлар сиңа, Мөнҗия!

Рушания Габбасова, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең җаваплы сәркатибе
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев