«Яшәү — үзе зур бәхет»
Галина Чистай районының Югары Кондрата авылында Петр дәдәй белән Евдокия түтинең ишле гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.
Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң Казанның учет-кредит техникумында укый. Аны тәмамлагач, Чистай шәһәрендә банкта эшли башлый. 1985 елда күрше Ишәле авылы егете Вячеслав Еремеевка кияүгә чыга һәм ире янына Түбән Камага күчеп килә. Вячеслав химкомбинат төзелешендә машина йөртүче булып, Галина һөнәре буенча — банкта эшли. Лаеклы ялга чыккач, шәһәребезнең 45 нче микрорайонында урнашкан чиркәүдә хезмәт итә.
2022 елда Украина вакыйгалары башлана, махсус хәрби операциягә китәргә җыенган ир-егетләр чиркәүгә, Атакайдан хәер-фатиха алырга килә башлыйлар. Галина аларга тыныч кына карый алмый, анда китеп, берәр госпитальдә яралы солдатларның аякларын гына юсам да, ярдәмем тияр иде, дип уйлый башлый. 35 ел бергә гомер кичергән ире Вячеславның йөрәк авыруыннан дөньядан киткәненә дә 4 елдан артык вакыт үтеп киткән. Балаларның үз тормышлары.
Айлар буе уйланып йөри торгач, ныклы карарга килә. Чиркәүгә еш йөрүче, чечен сугышы ветераны Александр Галинаны казаклар оешмасыннан атаман Анатолий белән таныштыра. Анатолий, үз чиратында, Чаллыдагы казаклар оешмасы белән элемтәгә чыга. Үҗәт холыклы Галина теләгенә ирешә, беркемгә берни әйтми, юлга җыена башлый. 2023 елның декабрь аенда атаман Михаил белән авыр йөк машинасының кабинасына утырып, икәү юлга чыгалар. Аларны озатырга килүчеләр арасында 4 кеше Галинага МХОга киткәннән бирле туганнарыннан бер хәбәр дә булмавын, алар турында берәр хәбәр ишетмәссезме дигән үтенечләрен җиткерәләр.
Ярдәм һәрвакыт кирәк
Юлчыларны Луганскида каршы алалар. Галинаны медицина хезмәткәрләре янына тулай торакка урнаштыралар. Күрше бүлмәдә генә Пермь шәһәреннән килгән волонтерлар урнашкан була.
Галина хезмәт иткән госпиталь 9 катлы йортта урнашкан. Элек өлкә дәваханәсе булган бу зур бина хәрби госпитальгә әйләндерелгән. Анда реанимация, хирургия, урология бүлекләре, рентген, МРТ һәм башка кабинетлар — барысы да тиешенчә җиһазландырылган. Бирегә фронтның алгы сызыгында беренче ярдәм күрсәтелгән яралыларны китерәләр. Галина Петровна медицина хезмәткәрләре белән бергә кабул итү бүлегендә хезмәт итә. Кичләрен волонтерлар белән бергә палаталар буйлап йөреп, сугышчыларга киемнәр тараталар, төрлечә булышалар.
2024 елның Яңа ел төнендә Донецкида каты бәрелеш була, медицина хезмәткәрләре санаулы минутлар эчендә барысы да госпитальгә җыелалар, 1 гыйнвар көнне ялсызнисез яралыларны кабул итәләр.
Апрель аенда Галина үзе дә ике атна Донецкида хезмәт итә. Беркөнне яралыларны кабул иткәндә Галина Чаллыда язып биргән исемлектәге бер сугышчының исем-фамилиясен күреп ала һәм шунда ук туганнарына хәбәр итә. Берничә көн узуга, ике бала атасы булган ирнең хатыны белән абыйсы госпитальгә килеп җитәләр. Галина әле хәзер дә алар белән аралашып, хәлләрен белешеп тора.
Балалар, оныклар белән бәхетле
Хәзерге вакытта Галина чиркәүдә хезмәт итә, «Сүрәкә» ансамбленең актив әгъзасы да ул. Бигрәк тә, Анастасия Усачева иҗат иткән моңлы керәшен җырларын яратып башкара. Ә иң зур шатлыгы — кызлары Марина белән Ирина һәм 5 оныгы. Бер оныгы Матвей 31 нче мәктәпне алтын медальгә тәмамлый, төрле олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулый. Сентизаторда, думбрада уйный, үзе дә көйләр яза. Талантлы егет яшь композиторларның халык-ара фестивалендә катнашу бәхетенә ирешә. 24 нче лицейда укучы оныгы Роман саксофонда уйнарга өйрәнә. 1 нче музыка мәктәбендә шөгыльләнүче балалар белән бергә төрле конкурсларда чыгыш ясый. Махсус хәрби операциядә алты ай булган Галина тормышка башкача карый башлый. «Һәр яңа көннең кадерен белеп яшик. Яшәү — үзе зур бәхет», — ди Галина Петровна.
Фотода Галина Еремеева / Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев