Яшь тамашачы театры түбәнкамалыларны иҗади конкурста катнашырга чакыра
Эшләр 13нче апрельгә кадәр кабул ителә.
Яшь тамашачы театры «Хәтердә, йөрәктә, сафта» дип аталган муниципаль патриотик конкурска гаризалар кабул итә.
Бәйгедә 1-11 сыйныф укучылары, шулай ук Түбән Кама шәһәре һәм районының урта һәм югары уку йортлары студентлары катнаша ала.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- Солдатка хат (автор шигырьләре);
- Солдатка рәсем (төрле техникада башкарылган).
Конкурска тәкъдим ителә торган әсәрләрдә заман рухын, Ватанга мәхәббәтне, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы Россия солдатларына рухи ярдәмне чагылдыру таләп ителә.
Эшләр 13 апрельгә кадәр кабул ителә. Оештыру комитеты адресы: Н.В. Лемаев мәйданы, 2нче йорт. Белешмәләр өчен телефон: 8 (987) 207-63-60.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев