Яшь рәссам Түкай урамындагы 19нчы йорт подъездын үз картиналары белән бизәгән
8нче каттагы мәйданчык хәзер музейны хәтерләтә.
Анастасия Кузьмина үзенең иҗатын күршеләре белән уртаклашырга теләп, подъезд стеналарына картиналарын элгән. Моңа кадәр тартмаларда сакланган рәсемнәр хәзер күршеләрне сөендерә.
Түбәнкамалылар сөйләвенчә, Анастасияның иҗаты подъездны матурлап кына калмый, ә шәһәрдәшләрне чисталыкны һәм тәртипне сакларга рухландыра. Яшь рәссамның планнары – киләчәктә бөтен подъездны бизәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев