Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Яшь патриотлар: Түбән Камада балалар арасында сафта йөрү һәм җыр башкару смотр-бәйгесенең финалы узды

Конкурсның йомгаклау этабында 10 команда катнашты.

Түбән Камада балалар бакчалары арасында сафта йөрү һәм җыр башкару смотр-бәйгесенең финалы узды. Иң яхшы взвод исеме өчен 10 команда көч сынашты – бу 160 мәктәпкәчә яшьтәге бала дигән сүз.

Җюри әгъзалары командаларның төгәл үтәлешенә, шулай ук стройда атлау һәм Ватанга тугрылык рухындагы җырлар башкару осталыгына бәя бирде.

1нче дәрәҗә дипломы һәм Советлар Союзы Герое Григорий Абызов исемендәге күчмә кубогы белән 88нче балалар бакчасы бүләкләнде. Икенче урында – 93нче балалар бакчасы, өченче урынны 60нчы балалар бакчасы яулады.

Быелгы конкурс берьюлы дүрт мөһим датага: Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына, шәһәрнең 60 еллыгына, Беренче төзүчеләр һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланды.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев