Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ярышлар, кулинар сәнгать фестивале, концерт: Түбән Камада 29 июньдә Яшьләр көнен билгеләп үтәчәкләр

Чаралар дүрт урында узачак.

Түбән Камада 29 июньдә Яшьләр көненә багышланган бәйрәм оештырыла. Чаралар дүрт урында узачак: экстрим-паркта, «Кояшлы алан» да, Кызыл Чишмә бистәсендәге Кама яр буенда һәм «База» үзәгендә — дип сөйләде «эшлекле дүшәмбе» дә мәдәният идарәсе башлыгы Гөлназ Арсланова.

Экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар узачак, Мурадьян урамындагы «Кояшлы алан» да көч һәм акробатик трюклар күрсәтеләчәк, яр буенда мастер-класслар, машиналар һәм мотоцикллар күргәзмәсе, «сәламәтлек ноктасы», яшь гаиләләрне хөрмәтләү һәм 29 июньдә никахларын теркәгән яшь парларны котлау оештырылачак.

«База» үзәгендә кулинария сәнгате буенча гаилә фестивале узачак.

Бәйрәм ахырында чакырылган артистлар чыгышы һәм салют булачак. Бу көнне чыгыш ясаячак йолдызлар исеме әлеге аталмады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев