Ярдәм янәшә: Түбән Каманың Үзәк мәчетендә хәрбиләрнең гаиләләре белән очрашу узды
Кунакларны хәйрия төшке ашына чакырдылар.
Бүгенге көндә батыр уллар үстергән ата-аналар җылы сүзгә, ачык йөзгә, күңел җылысына мохтаҗ. Түбән Каманың Үзәк мәчетендә шундый ярдәм күрсәтелә. Биредә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең һәм һәлак булган солдатларның гаиләләре белән очрашу узды.
«Бу очрашулар бик кирәк. Монда беренче тапкыр килгәндә авыр була дип уйлаган идек. Авыр булмый, киресенчә, җиңеләя. Бер-берең белән танышасың, аралашасың – рәхәт. Уртак кайгы берләштерә, очрашуда телефон номерлары белән алмашабыз, шулай итеп авырлыкларны җиңеләйтәбез», – дип сөйләде һәлак булган солдатның әнисе Миңнегөл Фәйзуллина.
Монда һәркемнең үз герое бар: баласы, ире, әтисе. Милләтенә һәм диненә бәйсез рәвештә 80гә якын кеше җыелган. Түбән Кама имам-мөхтәсибе урынбасары Габделхәким хәзрәт Яруллин әйтүенчә, мәчет – очрашу, дога кылу, күңел тынычлыгы табу урыны.
Мондый очрашулар үзәк мәчеттә өч айга бер тапкыр үткәрелә. Максаты - кешеләрне берләштерү, аларга аралашырга мөмкинлек бирү һәм бер-береңә ярдәм итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев