«Яраткан эшең бәхет китерә»
Илсөя Сафонова, үзебезнең Түбән Кама кызы.
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Түбән Кама бүлеге эшчәнлегенә сокланмый мөмкин түгел. Җитәкчесе Илсөя Нурислам кызы Сафонова тынгы белмәс, эш өчен янып-көеп йөрүче кеше.
Ул балалар катнашында юлтранспорт һәлакәтләрен булдырмый калуга юнәлдерелгән күп проектлар өстендә эшли: агитбригадалар оештыру дисеңме, балалар киемнәрен яктылыкны кайтара торган элементлар белән бизәү буенча төрле бәйгеләр дисеңме — санап бетерерлек түгел. Бер уйлап карасаң, юк кына әйбер кебек. Ә менә шул яктылык кайтаручы фликерлар тегелгән киемнәр караңгы вакытта күпме баланың гомерен саклап кала — анысын уйлап та карамыйбыз. Балалар белән генә түгел, аларның ата-аналары белән дә даими элемтәдә торып, актив эшләр башкарыла. Балалар да, аларның ата-аналары да «Юл хәрәкәте иминлеге» оештырган бәйгеләрдә теләп катнаша. Чөнки аралашу, бүләкләр — бүгенге заманда анысы да бик мөһим, уңай хискичерешләр белән бергә, юл йөрү кагыйдәләрен дә кабатлыйлар, хәтта юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнәләр.
Мәктәптән — ЮХИДИ бүлегенә
Илсөя Сафонова, үзебезнең Түбән Кама кызы. 1989 елда 8 нче мәктәпне тәмамлап, Түбән Кама педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, хезмәт юлын 5 нче мәктәптә башлый.
Шулай туры килә, ул вакытта Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе (ЮХИДИ) җитәкчесе булган Айрат Альберт улы Садыйков ЮХИДИның пропаганда инспекторы вазифаларына бик озак лаеклы кандидат эзли. Һәм Илсөянең тырышлыгын, балалар белән эшләү тәҗрибәсен ошатып (Илсөя аның кызының сыйныф җитәкчесе була) үзенә эшкә чакыра. Яңалыктан курыкмаган Илсөя, әлбәттә, ризалык бирә.
Биредә үзенең гомерлек парын очратып, гаилә кора. Педагогик белеме булуы өстенә юридик белем ала. Ә инде бер-бер артлы ике балалары туып, декрет ялыннан эшкә чыгарга вакыт җиткәч, ире: «Бер гаиләдә ике ЮХИДИ хезмәткәренә авыррак булыр», — дигәч, яңадан мәктәпкә кайта һәм 6 нчы мәктәптә эшли башлый.
Пропаганда инспекторы булган чагында Илсөя Нурислам кызы «Юл хәрәкәте иминлеге фонды» һәм аның җитәкчесе Вера Аркадьевна Никифорова белән тыгыз элемтәдә торып эшли. Кызганыч, Вера Никифорова нык авырып, вафат була һәм бу эшне юридик һәм педагогик белеме булган Илсөя Сафоновага тәкъдим итәләр. Менә хәзер инде ул 8 ел «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Түбән Кама бүлеген (элекке фонд) җитәкли.
Бу оешманың төп эше юлларда аварияләр санын киметү һәм профилактик эш алып бару. ЮХИДИ эшенең бар нечкәлекләрен белгән, аңлаган Илсөя Нурислам кызы беренче чиратта балалар, өлкәннәр арасында аңлату эшләрен алып барырга кирәклеген аңлый. Ул ай саен булган аварияләр санын анализлап, алдагы эшендә шул юнәлешкә басым ясый.
«Аңлату эшләре алып барырга кирәк»
«Әгәр балалар катнашында юл-транспорт һәлакәте булган икән, без ныклап өйрәнәбез. Әйтик, машинада утырса, куркынычсызлык каешын эләктергәнме — карыйбыз, нәтиҗә ясыйбыз. Ата-аналар белән очрашып, аңлату эшләре алып барабыз. Алай гына да түгел, перинаталь үзәккә барып, булачак әниләр белән очрашулар оештырабыз. Әгәр җәяүле катнашында юл-транспорт һәлакате булса — сәбәпләрен ачыклыйбыз. Хәзер бит урамнарда, машиналарда видеокамералар. Шушы видеоязмаларны җентекләп өйрәнәбез. Балалар белән күп эшләр алып барабыз. Әле яңа гына руль артына утырган яшьләрне дә игътибарсыз калдырмыйбыз, аңлату эшләре алып барабыз. Түбән Камадагы автомәктәпләр белән дә тыгыз бәйләнештә торабыз», — ди ул.
Юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмауның төп юнәлеше балалар белән эшләү икәнен аңлап, оешма балалар бакчалары, мәктәпләр белән тыгыз эш алып бара. Әйтик, бала машинага кереп утыруга, куркынычсызлык каешын эләктерергә гадәтләнсен, кайбер тәртипсез өлкәннәрдән күреп, юлда машина юк дип, светофорның кызыл төсенә юл аша чыкмасын, сабыр гына яшел ут янганны көтсен һ.б.
Шуның кадәр күп эшләр башкаралар, оешмада кешеләр күптер дип уйлыйсызмы? Юк шул, Түбән Камада Илсөя Нурислам кызы берүзе. Алар дәүләт автоинспекциясенең (ДАИ) пропаганда инспекторы белән бергәләп боларның барысын да башкара. Ул әле көн саен күреп, ишетеп торырга гадәтләнгән сыйныф җитәкчесе сөйләсә бер хәл, ә инде бу өлкәдә тәҗрибәсе булган кеше чыгышын балалар колагы бөтенләй башкача кабул итә. Сүз дә юк, һәр мәктәпкә, һәр бакчага атна саен, көн саен барып йөрү мөмкин булмастай эш. Ә барлык балаларны үзеңә тартып тора торган чаралар уздыру, кызыксындыру — монысы күпкә әһәмиятле.
Әйтик, май ахыры, июнь башында һәр балалар бакчасында велопарад үткәрелә. Чөнки язга аяк басуга балалар күбесе самокатта йөри башлый. Шуңа күрә бергәләп велосипедта, самокатта йөрү кагыйдәләрен, саклык чараларын күрүнең нәкъ вакыты. Ә «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасы бу парадка методик ярдәм күрсәтә. Алай гына да түгел, алар ел саен мәктәпләргә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча төрле методик кулланмаларны, интерактив такталарны, тренажерларны бушлай тарата. Түбән Камада урнашкан автошәһәрчеккә шактый күп җиһазлар туплана.
Дүртенче ел рәттән Түбән Каманың «Камский Артек» лагеренда Республика күләмендә профильле смена эшли. Биредә Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән яшь инспекторлар җыела. 9-12 яшьлек балалар велосипедта йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча ярыша, белемнәрен ныгыта. Балалар өчен сменалар бушлай, ләкин анда ЮИД отрядларының иң актив катнашучылары гына эләгә ала. Балалар шулай ук шәһәр белән таныша, волонтерлар, блогерлар, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очраша.
Илсөя Сафонованың шәхси тәкъдиме белән Түбән Камада соңгы елларда ЮИДка ярдәмгә ЮПИДД (юные помощники инспектора дорожного движения) отрядлары эшчәнлеге җәелдерелде Аның бу фикерен мәктәпкәчә белем бирү идарәсе дә күтәреп алды. Бүгенге көндә 23, 33, 38, 40, 77, 93 нче балалар бакчалары бу өлкәдә актив эшчәнлек алып бара. Шулай ук тәрбиячеләр, балалар бакчалары арасында уздырылган «яшел ут» бәйгесендә, агитбригадаларда катнашучылар саны елдан-ел арта.
Эшләгән кешенең хөрмәте зур
Илсөя Нурислам кызының тырыш хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәяләнә. Ул күп кенә Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары иясе. «Минем эшемне күреп, югары дәрәҗәдә бәяләүләре, әлбәттә, күңелгә рәхәтлек бирә. Күпсанлы Грамоталар арасында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының, Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары аеруча кадерле. Тик мин моны мәктәпләр, балалар бакчалары белән бергә тыгыз бәйләнештә торып эшләү нәтиҗәсе итеп күрәм. Автошәһәрчек, гомумән, минем уң кулым дияр идем. Алар белән бар эшләрне уйлап, киңәшләшеп башкарабыз. Россиядә автошәһәрчекләр бик аз калды. Безнең автошәһәрчек — республикада бердәнбер. Башка шәһәрләрдән килгән кунаклар анда булып, шаккатып китә. Сүз уңаеннан, аның җитәкчесе Наталья Генераловага һәм коллективына зур рәхмәтләремне җиткерәм», — ди И. Сафонова.
Илсөя Нурислам кызының шәхси уңышларын язмый кала алмыйм. ЮХИДИ хезмәткәрләре арасында узган «Автоледи» ярышында республика буенча 2 нче һәм 4 нче урыннарга лаек булу зур күрсәткеч. «Һәр ярышка уңай карарга өйрәнгән ул. Әйтик, «Сәламәт яшәү рәвеше» дип аталган видеороликлар бәйгесенә бакчасында ярымшаяру белән видео җибәрә. Иелү-бөгелү — бакча казу; авырлык күтәрү буенча — кабак, кәбестәләрне күтәрү; скандинавларча атлау — газон чапкычы белән үлән чабу — болар физик активлык түгелмени?!
«Әгәр үз өстемдә эшләмим икән, мин башкаларга киңәш бирә, тәҗрибә уртаклаша алам дип уйламыйм. Үз эшемне бик яратам. Төн уртасында да башыма берәр уй-фикер килеп, торып утырып, аны кәгазь битенә язып куям. Эшем иҗади фикерләүне таләп итә. Буш вакытым булса тегәргә, бәйләргә яратам, чәчәкләр үстерәм. Җәйләрен бакчада рухи ял алып яшелчә, җиләк-җимеш үстерәм, аларны кышка да җитәрлек итеп әзерлим», — ди И. Сафонова.
Әйе, балалар — безнең киләчәгебез, дибез. Киләчәк буын белән шулай тыгыз бәйләнештә булып, аралашып яшәгәндә без лаеклы алмаш үстерә алырбыз. Ә бу эштә Илсөя Нурислам кызы Сафонова кебек тынгысыз җаннар булганда уңышка ирешү авыр булмас.
Фотода: Илсөя Сафонова. / Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев