Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Яңа схема: мошенниклар үзләрен мәктәп психологлары дип таныта

Соңгы вакытта җинаятьчеләр үзләрен мәктәп яки университет психологлары дип таныткан мошенниклык очраклары ешайган.

Киберполиция матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, башта алар мессенджерларда фишинг сылтамаларын беркетеп, «психологик тестлаштыру» яки «мәгълүматларны тикшерү» үтенече белән хәбәрләр җибәрәләр. Контакт урнаштырылганнан соң җинаятьчеләр яшүсмерләрне, «Сезнең шәхси мәгълүматларыгыз ачык кулланылышта булган һәм хәзер сезгә җинаять эзәрлекләве яный», — дип куркыта башлый.

Схеманың киләсе этабы аеруча куркыныч тудыра, элемтәне хокук саклау органнарының ялган хезмәткәрләренә күчерәләр. Бу мошенниклар, форма киеп һәм ялган таныклыклар күрсәтеп, видеоэлемтәләр үткәрә алалар. Яшүсмерләргә ата-аналарына булган хәлләр турында сөйләүне катгый тыялар, серлелек атмосферасы тудыралар. 

Психологик басымнан файдаланып, җинаятьчеләр яшүсмерләрне төрле гамәлләр кылырга (яшерен рәвештә ата-ана счетларыннан зур суммада акча алырга, кредитлар рәсмиләштерергә, курьерларга зур күләмдә акча бирергә һ.б.) мәҗбүр итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев