Яңа елга — якты өметләр белән!
Сөенечләре-көенечләре белән кешеләр күңелендә тирән эз калдырган тагын бер ел узып китте.
Әлбәттә, аның көенечләре, борчулары да булмады түгел, ләкин шатлыклы вакыйгалары, якты, матур көннәре күңелләребездә аеруча озак саклана.
Әлегә махсус хәрби операция дәвам итә. Шәһәрдәшләребез, райондашларыбыз бу авырлыкларның вакытлыча икәнен аңлый, киләчәктә барысы да җайланачагына өмет белән яши. Өмет кешене яшәтә дә инде. Ә зур сынаулар аша без янәшәдәгеләребезгә карата игътибарлы булырга, башкаларның язмышына карата җаваплылык хисе тоярга өйрәнәбез, бердәм булырга кирәклеген аңлыйбыз.
Узып баручы 2024 елда «Туган як» газетасы шәһәрдәшләребез, райондашларыбыз белән гел янәшә булды. Укучыларыбызның шатлыгы безгә дә куаныч бирде; кемгә дә булса көенеч килгән икән, анысын да бөтен йөрәгебез аша үткәреп, борчылып кабул иттек.
Инде ел ахырында газетага язылу кампаниясе турында да берничә сүз әйтмичә булмый. Беркемгә дә сер түгел, яшьләрнең күпчелеге хәзер мәгълүматны телефоннардан укый, ә өлкәннәр... Әйе, вакыт беркемне дә аямый, өлкән кешеләр олыгаеп бара. Шуңа да карамастан, һәр елдагыча редакциягә килеп, газетага язылучы төп укучыларыбыз байтак әле. «Туган як» килмәсә, бер гаилә әгъзасы юк кебек", — дип әйтүләре дә йөрәкләребезгә сары май булып ята. Рәхмәт сезгә, тугрылыклы укучыларыбыз!
Мохтаҗ кешеләрне — инвалидларны, ветераннарны, үз хезмәт коллективларында эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларны хәйрия тәртибендә «Туган як»ка яздырган җитәкчеләргә, депутатларга һәм эшмәкәрләргә аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Шушы бәйрәм алды көннәрендә, күркәм гадәт буенча, аларның исемнәрен газета укучыларыбызга да белдерәбез. Менә алар: «РаМус» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Рафис Минневәли улы Мостафин, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, «Термостепс» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Эмиль Әсхәт улы Гатин, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев, Түбән Кама «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте рәисе Тамара Алексеевна Баһаветдинова, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов, Татарларның һәм башка төрки халыкларының милли конгрессы җитәкчесе Рөстәм Фаиз улы Ямалиев, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллина, «СпецТрансСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Динар Васил улы Пасыев, Түбән Кама бакчачылык җәмгыятьләре ассоциациясе рәисе Илһам Илдар улы Булатов, «ГеокосмосНК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Руслан Александрович Пименов, шәхси эшмәкәр Айдар Радик улы Әһлиуллин һәм башкалар. Бу мәрхәмәтле кешеләрнең күбесе һәр язылу кампаниясе саен ярдәмнәреннән ташламый. Аларның изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын!
Тагын санаулы көннән 2025 елга аяк басабыз. Яңа ел ул — язылмаган ак кәгазь бите кебек чиста. Әйдәгез, аны бары тик яхшы гамәлләр белән генә тутырыйк! Киләсе ел төрле кызыклы сәхифәләргә бай булсын! Яңа ел барыбызга да бәхет һәм шатлыклар гына алып килсен! Без — "Туган як"лылар һәммәгезне дә якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз!
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев