Яңа елда хайваннарны ничек сакларга: Татарстан ветеринарлары киңәш итә
Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсе искә төшерә: бәйрәмнәр — йорт хайваннары өчен куркыныч чоры.
Бәйрәм ветклиникада тәмамланмасын өчен, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез:
1. Өстәлдән ашатмагыз. Шоколад, виноград, алкоголь, суган, сарымсак һәм майлы ризыклар — хайваннар өчен агу. Кунакларны кисәтегез, хайваннарга «тәмле ризыклар» ашатмасыннар.
2. Куркыныч декор. Мишура һәм «дождик» эчәклекне кисеп үтә. Чыршыны беркетегез, гирлянда чыбыкларын яшерегез һәм кабызылган шәмнәрне караусыз калдырмагыз.
3. Стресс белән көрәш. Петарда шартлаулары хайваннарда паника тудыра. Фейерверклар атканда тәрәзәләрне ябыгыз, аларны пәрдәләп куегыз һәм йорт хайваны өчен фатирның түрендә тыныч урын булдырыгыз.
4. Куркынычсыз йөрүләр. Бәйрәм көннәрендә этне тезген белән һәм тәүлекнең якты вакытында гына алып чыгыгыз. Муенчакта адресник булу-булмавын тикшерегез.
Әгәр дә сез хайванның чыршы бизәген йотканын яки үзен начар хис иткәнен күрсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Сезнең игътибарлы булуыгыз — дүрт аяклы дустыгыз өчен иң яхшы бүләк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев