Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа елда Түбән Камада 34 бала дөньяга килгән

Аларның җидесе башка шәһәрләрдән.

Түбән Кама перинаталь үзәгендә бер атна эчендә 34 бала туган. Аларның җидесе башка шәһәрләрдән, дип хәбәр итә Түбән Кама балалар республика хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, бүгенге көндә хатын-кызлар консультациясендә 1075 йөкле хатын-кыз исәптә тора, ә яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә сигез бала һәм биш әни дәвалана.

Шулай ук яңа елның беренче атнасында балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә — 418, ә перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә 66 пациент мөрәҗәгать иткән.

ОРВИ диагнозы белән поликлиникага 657 бала килгән, 306 пациент травмпункт табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, стационарда 200 пациент дәвалана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев