Яңа елда Казаннан Россиянең башка шәһәрләренә очып китү күпмегә төшәчәк
Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи Россия буенча яңа елга ял итү өчен иң популяр юнәлешләр икән.
Казаннан Яңа елга Сочига очу иң кыйммәтлесе. 2025 елның 30 декабрендә авиабилет бәясе туры рейс өчен 17 меңнән 21 мең сумга кадәр булачак, диелә төрле авиакомпанияләр тарафыннан бастырылган тәкъдимнәр анализында.
Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи Россия буенча яңа елга ял итү өчен иң популяр юнәлешләр икән.
Татарстан башкаласыннан Санкт-Петербургка очу кыйбатлыгы буечна икенче урында. 30 декабрьгә мәдәни башкалага авиабилет бәясе 7,8 меңнән башлана һәм 11,1 мең сумга кадәр җитә.
Очыш бәясе буенча өчлекне Мәскәү йомгаклый. Россия башкаласына Казаннан 2025 елның соңгы көненә кадәр очу авиакомпаниягә һәм очу вакытына бәйле рәвештә 4,7 меңнән 7,4 мең сумга кадәр торачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев