Яңа ел төнендә Түбән Камада 40 полиция хезмәткәре эшләячәк
Шулай ук Росгвардия, шәхси сак предприятиесе, муниципаль хезмәткәрләр, халык дружиналары хезмәткәрләрен җәлеп итү каралган.
Яңа ел төнендә Түбән Кама урамнарында 40 полиция хезмәткәре эшләячәк, ә Раштуа бәйрәмендә — 60 тан артык.
Шулай ук Росгвардия, шәхси сак предприятиесе, муниципаль хезмәткәрләр, халык дружиналары хезмәткәрләрен җәлеп итү каралган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең УБОП башлыгы Алина Рослякова хәбәр итте.
Халык күпләп җыелган бәйрәм чараларында тикшерү оештырылачак, киртәләр куелачак. Чыршы шәһәрчекләре территориясендә алкоголь һәм фейерверк һәм петардалар җибәрү тыела.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев