Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Яңа ел интервьюлары: танылган рәссам Илдус Мортазин

«Яңа елда илебездә-җиребездә тизрәк тынычлык урнашуын телим! »

Илдус Мортазин, танылган рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,

— Ел дәвамында мөһим вакыйгалар бик күп булды. Минем өчен шуларның иң әһәмиятлеләренең берсе — шәһәребез рәссамнары, бүгенге вәзгыятькә туры китереп, уртак эшкә кушылды һәм музей хезмәткәрләре белән берлектә хәйрия күргәзмәсе үткәрергә алындылар. Шулай итеп, без — рәссамнар үзебез язган картиналарның бер өлешен волонтерларга бүләк иттек.

Волонтерлар — әхлакый һәм рухи яктан җитлеккән кешеләр. Алар — безнең заман геройлары! Яшьләргә нәкъ менә шундый шәхесләрдән үрнәк алырга кирәк. Рәссамнарның бу күркәм гамәле волонтерларга Ватаныбыз өчен бик мөһим, тормыш өчен кирәкле эшчәнлекләре өчен рәхмәт йөзеннән иде. Аларга булган рәхмәтләребезне без әнә шулай белдердек. 

Яңа елда илебездә-җиребездә тизрәк тынычлык урнашуын телим! Рәссамнарга иҗат итү өчен күңел күтәренлеге, җан тынычлыгы бик тә кирәк. Без халкыбызга, Ватаныбызга тагын да тыршыбрак хезмәт куярбыз.

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев