Яңа ел интервьюлары: мәгариф ветераны Суфиян Минһаҗев
«Яңа елда барчагызга нык сәламәтлек һәм имин тормышлар телим!»
Суфиян Минһаҗев, мәгариф ветераны, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы
— Узган ел тормышымда зур вакыйга булды — ел башында ук 90 яшьлек юбилеемны билгеләп уздык. Миңа олы хөрмәт күрсәтеп, җәмәгатьчелек белән очрашулар үткәргән шәһәр җитәкчеләренә, мәгариф идарәсенә, аксакаллар шурасына һәм башка иҗтимагый оешмаларга тагын бер мәртәбә олы рәхмәтемне җиткерәм.
Инде өлкән яшьтә булсам да, Аллага шөкер, актив тормыш белән яшәргә тырышам. Шәһәр күләмендә оештырылган чараларда еш катнашырга туры килә. Гомеремнең 60 елдан артык вакытын мәгарифкә багышлаган педагог буларак, бигрәк тә уку йортларында, балалар бакчаларында уздырылган очрашуларда еш булам. «Туган як» газетасына тәрбияви темаларга мәкаләләр язам. Сәясәт белән танышып торам. Халыкара мөнәсәбәтләрдә тизрәк үзара аңлашу урнашсын иде, дип телим. Мин — сугыш чоры баласы, тынычлыкның кадерен бик яхшы беләм.
Яңа елда барчагызга нык сәламәтлек һәм имин тормышлар телим!
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев