Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа ел интервьюлары: китапханә хезмәткәре Айгөл Гәрәева

«Туган һәр көн барыбызга да көтелмәгән шатлык-куанычлар алып килсен».

Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре

— Узып баручы елда тормышыңда булган иң якты вакыйганы искә ал, дисәләр, ирексездән, китаханәбездә узган чараларны барлый башлыйм. Иң истә калганы, күренекле журналист Риман Гыйлемханов белән узган очрашу булгандыр, мөгаен. Ел ахыры китапханәбез елъязмасына якты сәхифәләр өстәде. Хезмәткәрләребез төшергән видеоязма «Каз өмәсе» IV Бөтенроссия фестивалендә беренче урынга лаек булды. «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Түбән Кама бүлеге ярдәме белән әзерләнгән әлеге эшебез «Каздан ясалган татар милли ризыклары» номинациясендә иң яхшысы дип табылды. Кол Гали исемендәге милли китапханәдә тормышка ашырылган «Кулыңнан гөлләр тама» проекты ТР Мәдәният министрлыгы грантын алу өчен үткәрелгән бәйгедә җиңү яулады. Быел күптәнге хыялым чынга ашты: хезмәттәшләрем белән язучы М. Мәһдиевнең туган авылы — Гөберчәктәге музеена барып кайттык. 

Гаиләм белән Мәскәү каласын күрү бәхете дә елмайды әле. Кызым тугызынчы сыйныфта укый. Димәк, киләсе ел аның өчен икеләтә җаваплы. Имтиханнарын уңышлы тапшырырга язсын. 

Әйе, иң биек үрләр алда көтә дип ышанасы килә. Туган һәр көн барыбызга да көтелмәгән шатлык-куанычлар алып килсен. Тормышыгызда нинди генә хәлләр булса да, өмет учагын сүндерми яшәгез!

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев