Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа ел интервьюлары: балалар бакчасы мөдире Лилия Гыймранова

«Яңа ел барыбызга да сөенечле мизгелләр генә алып килсен!»

Лилия Гыймранова, 83 нче балалар бакчасы мөдире, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әгъзасы

— Узып баручы ел күңелле вакыйгаларга бай булды: 8 мартта гөрләтеп 55 яшьлек юбилеемны уздырдым; «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатынкыз карашы» бәйгесенең төбәк этабында җиңүче булдым; сентябрь аеннан, үзем 9 ел дәвамында җитәкләгән 15 нче балалар бакчасын ышанычлы кулларга тапшырып, татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 83 нче балалар бакчасын җитәкли башладым. Шактый гына милли проектларны тормышка ашыруда фикердәшләремә ярдәм иттем. «Сабантуй», «Нәүрүз гүзәле», «Каз өмәсе», «Уйнагыз, гармуннар!», «Тарихта без эзлебез» — шуларның иң күренеклеләре. Сәяхәт итәргә дә онытмадым, башкалаларыбыз Мәскәү һәм Казанда, Чувашия, Мари-Эль, Удмуртия, Башкортстан республикаларында һәм үзебезнең җөмһүриятебезнең бик күп шәһәр, авылларында булдым. 

Теләгем шул: балаларга милли юнәлештә белем һәм тәрбия бирүне дәвам итәргә; телебезне, гореф-гадәтләребезне югалтмыйча сакларга язсын иде. Яңа ел барыбызга да сөенечле мизгелләр генә алып килсен! Һәрвакыт бергә булыйк, бердәм булыйк! Яңа ел белән, сөекле шәһәрем Түбән Кама!

Фото шәхси архивтан 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев